“Арск-информ” һәм “Сахапечать тәҗрибә уртаклашты.
Татарстан Республикасында Якутия көннәре бара. Әлеге вакыйга кысаларында “Сахапечать” генераль директоры Нюргуяна Стручкова һәм “Ulus.Media”ның баш мөхәррире Евдокия Ефимова безнең редакциядә кунак булдылар. “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин коллегаларга экскурсия уздырды, эшчәнлек белән таныштырды.
“Сахапечать” оешмасының генераль директоры эшчәнлекнең охшаш булуын, тик шулай да безнең редакциядән яңа идеяләр белән китүен әйтте. “Минем нәкъ менә җир кешесенең эшен күрәсем килде. Шәһәрдә 9нчы катта эшләүчеләр белән түгел, райондагы коллегалар белән тәҗрибә уртаклашырга теләдем”, – дип ассызыклап китте Нюргуяна ханым.
Исрафил Насыйбуллин сүзләренчә, хәзерге мәгьлүматка бай тормышта социаль челтәрләрдә аралашып торсак та, турыдан-туры аралашуны берни алыштыра алмый. Мондый очрашуларның кабат буласына ышанып, ерак араларны якын итеп килүче коллегаларга уңышлар теләдек.