Эшләренә бәя бирүче – халык

2021 елның 11 июне, җомга

8 июнь Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә.

Елдагыча бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Арча Мәдәният йорты үзенә җыйды.

Социаль хезмәткәрләрнең эше күпкырлы. Тормыш шундый бит ул, кайберәүләр үз юлларын шома гына үтә, икенчеләр  катлаулы хәлдә кала. Социаль хезмәткәрләр менә шундыйларга, ветераннарга, ялгызларга, инвалидларга, күп балалы һәм матди яктан кыенлык кичергән гаиләләргә беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, аз гына булса да аларның тормышларын җиңеләйтергә тырыша. Ул һөнәр генә түгел, ә кешелеклелек, шәфкатьлелек, кеше кайгысын үзеңнеке кебек кабул итә алу да.

Социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге, Яңа Чүриле психоневрологик интернат, Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, “Мәрхәмәтлек үзәге” – барысының да хезмәте күз алдында.

Күпкырлы, зур сабырлык таләп итүче бу һөнәр ияләре ел әйләнәсе хезмәттә. Алар өчен бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә кайчак гадәти эш көненә әйләнә. Төрле чаралар, өйләргә барып бәйрәмнәр белән котлаулар, хәл белүләр... Пандемия вакытында да алар алгы сызыкта булды, волонтерлар ролен дә башкарды.

Шушы тынгысыз хезмәт ияләрен бәйрәмнәре белән котлау йөзеннән үткәрелде бу бәйрәм. Социаль хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина тәбрикләде.

– Сез мәрхәмәтле һөнәр ияләре. Көн саен авыр тормыш хәлендә калган һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезне аңлаучы, хезмәтегезне күрә белүче кешеләр күбрәк булсын. Гаиләгездә иминлек хөкем сөрсен, – диде ул һәм социаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алсу Гатиятуллина ветераннарга аерым рәхмәтләрен җиткерде.

– Сез безнең тармакка нигез салучылар. Сездән үрнәк алып эшлибез, – диде ул. – Безнең эшкә бәя бирүче – халык.  Кешеләр канәгать булсын, дип эшлибез. Хезмәтебез нәтиҗәсе дә халык биргән бәядән тора. 

Ул көнне котлаулар күп булды, видеокотлаулар да яңгырады. Бәйрәмне Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре матур чыгышлары белән бизәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International