Һәр механизатор бүләк белән кайтып китте бу көнне.
Бу көннәрдә гел яңгыр турында сөйләшкәнгә, мин дә сүзне шуннан башлыйм әле.
4 июньдә чәчүлекләрне кабул итүдә катнашкан һәркем яңгырлар гына яуса иде, дип теләде. Чөнки басулар суга сусаган, матур күтәрелеп килгән үсемлекләргә нәкъ менә хәзер дым кирәк. Бергәләп теләсәң теләкләр кабул килә ул. Ходайның рәхмәте белән, 8,9 июнь көннәрендә нинди шифалы, алтынга тиң яңгырлар яуды! Метеостанция мәгълүматлары буенча, ике көндә 19 мм яңгыр яуган. Бу сан чагыштырмача гына, чөнки әлеге станция Арча шәһәрендә урнашкан. Шәһәрнең үзендә дә явым-төшемнәр төрлечә була. Район буенча да аерма зур. Мәсәлән, иң күп явым-төшем “Курса МТСы” территориясендә – 25 мм. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 24, “Казанка”да – 20, “Тукай”, “Аю”да – 19ар мм туры килсә, “Кызыл Яр”, “Кишет”тә 0,5–2 мм гына.
Бернинди давылсыз, хәвеф-хәтәрсез яуды әлеге яңгырлар. Алдагы көннәрдә әле тагын ява, дигән фаразлар бар.
Инде хәзер төп темага – район сукачылар ярышына күчик. Шактый еллар онытылып торганнан соң әлеге матур традиция яңадан башланып киткән иде. Узган ел, билгеле сәбәпләр белән, үткәрелми калды. Шуңа быелгысын өметләнеп, көтеп алдык.
“Быелгы конкурс “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә үтте. “Инвестор Зөфәр Лотфуллинга, җитәкче Илсур Замҗиһановка рәхмәт, алар белән эш итүе бик җайлы булды, конкурс оешкан төстә үтсен өчен барын да эшләделәр”, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.
Ярышта катнашасы тракторларны кичтән үк алып килеп басуга тезеп куйдылар. Оештыручылар казыклар кагып кишәрлекләрне билгеләделәр. “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов техник карау үткәрде, чөнки конкурс шартлары буенча техника төзек, механизаторның документлары тәртиптә булырга тиеш.
Конкурс буласы көнне иртәдән яңгыр ява иде. Бу үзе үк бер өстәмә сынау кебек булды. Башта бер тракторны басуга кертеп эшләтеп карадылар – була! Шуннан ярышларның флагын күтәреп, матур теләкләр теләгәннән соң бәйге башланып китте.
Баштарак бераз кыен булса да, тәҗрибәле механизаторлар эш җаен тиз тапты. Монда бит әле буразналар туры, билгеләнгән тирәнлектә сөрелгән булырга тиеш.
Беренче урынны “Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриев яулады. “Тукай” ширкәтеннән Рүзәл Әюпов – икенче, “Северный” ширкәтеннән Алим Абдуллин өченче урында. “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров – Иң тәҗрибәле катнашучы”, “Аю” ширкәтеннән Фирдүс Хәкимҗанов – “Иң яшь катнашучы”, “Игенче” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов – “Югары осталык иясе”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Фәнил Мөхәммәтшин – “Агрегатны иң яхшы әзерләүче”, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин – “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы” исемнәренә лаек булдылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Фәридә Гарифуллина, иганәчеләр, төрле кампанияләр вәкилләре дә механизаторларга үз бүләкләрен алып килгәннәр.