Арча муниципаль районы Кече һәм урта эшмәкәрләр корпорациясе тарафыннан федераль округларда Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкилләре аппаратлары, Росимуществоның территориаль органнары, Россия Федерациясенең 85 субъекты, муниципаль берәмлекләр белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – КУЭ) һәм үзмәшгульләргә мөлкәти ярдәм күрсәтү юнәлеше буенча үткәрелә торган Гомумроссия киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнарының 2021 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта эшмәкәрлек буенча илкүләм проект составында федераль проектлар бурычлары кысаларында мөлкәти ярдәм юнәлеше буенча эшнең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Россия Федерациясе субъектлары территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен билгеләнгән дәүләт, муниципаль милек исемлекләрен өстәүнең һәм әлеге исемлекләргә кертелгән мөлкәтне эшкуарларга бирүнең фараз планнарын формалаштыру буенча контроль нокталарны үтәү нәтиҗәләре әйтелде һәм бизнеска 3,5 мең объект бирүне күздә тоткан 82 төбәк территориясендә агымдагы елга шундый планнарны формалаштыру тәэмин ителде. Ел ахырында КУЭ корпорациясе расланган планнарның үтәлешенә мониторинг үткәрәчәк.
Әлеге чараны гамәлгә ашыру гавами мөлкәтне сату күләмнәрен арттыруга һәм даими рәвештә сатуга чыгаруны тәэмин итүгә, бизнес-берләшмәләргә мөлкәти ярдәм мөмкинлекләре турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән, аның кысаларында хәзерге вакытта предприятие һәм учреждениеләргә беркетелгән мөлкәт һәм казна составыннан 60 меңнән артык объект ташламалы аренда шартларында бирелә.
Агымдагы елда мөлкәтне КУЭ субъектларына тапшыру буенча лидерлар: Ленинград өлкәсе, Краснодар крае, Пенза, Смоленск һәм Самара өлкәләре, үзмәшгуль гражданнарга – Красноярск крае, Свердловск, Оренбург өлкәләре, Пермь крае, Коми Республикасы, Белгород өлкәсе. Беренче булып җирле һәм муниципаль норматив хокукый актларда КУЭ субъектларына тәңгәл рәвештәге үзмәшгуль гражданнарга мөлкәти ярдәм күрсәтү тәртибен һәм шартларын билгеләү буенча эшне төгәлләү Россия Федерациясе субъектларының 20% территориясендә күзәтелә, алар арасында Брянск, Волгоград, Калуга, Рязань, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия Республикасы да бар.
Исегезгә төшерәбез, күчемле һәм күчемсез милек бирүне сорап (дәүләт һәм муниципаль предприятиеләргә һәм учреждениеләргә беркетелгән, казна составындагы биналар һәм йортлар, җир кишәрлекләре), КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар Росимуществоның территориаль органына, Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органына, җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итә алалар. Ташламалы мөлкәт турында мәгълүматны КФҮтә, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында, хакимият органнарының рәсми сайтларында, шулай ук корпорациягә мөрәҗәгать итү юлы белән алырга мөмкин.
Өстәмә рәвештә, эшмәкәрләрнең җир кишәрлекләренә ихтыяҗы зур булуын исәпкә алып, хәзерге вакытта төбәкләрдә дәүләт милке чикләнмәгән җирләрне бизнеска бирү өчен яраклы җирләр итеп формалаштыру буенча эш алып барыла. Җир кишәрлеген формалаштыру турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгатьләрне шулай ук Россия Федерациясенең барлык субъектларында мөлкәти ярдәм буенча оештырылган коллегиаль органнарга җибәрергә мөмкин.