Давылдан соң көрәш

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Арча белән бер үк көнне узган Яңа Кенәр Сабантуе озак елларга истә калырлык булды. Иң төп ярыш – көрәш башланыр алдыннан җилләп-давыллап яуган көчле яңгыр күпләрне куркытты.

Яңа Кенәр сабантуе көндезге 10нар тирәсендә башланып китте. Традицион уеннар, концерт номерлары, спорт ярышлары бер-бер артлы барды. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов авыл халкын, кайткан кунакларны милли бәйрәмебез белән котлап, Сабантуйны ачып җибәрде. Уңдырышлы еллар, гаиләләргә һәм илгә тынычлык теләде.

Тик көндезге сәгать икедән соң кинәт көчле җил чыгып, күкне караңгылык каплады. Арчада явып үткән бозлы яңгырның бирегә дә килеп җитүен аңлап, халык чабыша башлады. Мәйданда барган уеннар, ярышлар туктатылды, халык ышыкланган җирләрендә яңгырның тынуын көтте.

Ике сәгать тирәсе барган мондый һава торышы халәте бераз тынганнан соң, көрәш, аркан тарту, кул көрәше ярышлары уздырылды. Сабантуйның батырлары билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне ялт иткән кояш каршы алды.

Яңа Кенәр Сабантуеның төп җиңүчесе – абсолют батыр Бәрәңге районыннан Рәмис Әүхәдиев. Көрәшче егет тәкә һәм кер юу машинасы белән бүләкләнде. Кенәр Сабантуенда Рәмиснең алдагы елларда инде катнашканы бар иде. Биредән ул икенче тәкәсен алып кайтып китә.

Шулай ук көрәштәге калган җиңүчеләрне һәм призерларны да әйтеп үтми булмый. Җиңел үлчәүдә 1 урын – Зөлфәт Хәйруллин, 2 урын – Салават Фәйзрахманов, 3 урын – Азат Хәкимов, 4 урын – Ирек Сафиуллин. Авыр үлчәүдә 1 урын – Рәмис Әүхәдиев, 2 урын – Ринат Насыйбуллин, 3 урын – Рәшит Сибгатуллин, 4 урын – Рәмис Низамов.

Алдагы елларда да Сабантуйларны исән-имин каршы алырга язсын!

 

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International