Мәйдан гөрләп торды

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Уйнап, көлеп, җырлап, биеп бәйрәм иттеләр.

Берәүләр үзәк мәйдан тирәли урыннарына берегеп утырып, көрәш күзәтсә, икенчеләр ат чабышын карарга ипподромга китте. Җыр, бию яраткан, спорт ярышлары белән кызыксынганнар өчен дә тамаша чиктән ашкан иде. Уеннары ел да кабатланган булса да кызык, чөнки анда катнашучылар икенче.

Капчык сугышы булган урында күбрәк ир-атлар җыелган. Баганага менеп атланганнар да, дөмбәслиләрме дөмбәслиләр бер-берсен. Карап торучылар аларга көч биреп тора.

Капчык киеп, кашыкка йомырка салып, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү үзе бер кәмит. Хатын-кызның җилкәсе су ташырга күнеккән, дияр идек тә... Юк шул, хәзер чиләк-көянтә белән чишмәдән су ташу турында бөтенләй онытып барабыз. Шул Сабантуйларда искә төшерсәк кенә инде. Шулай да өлкәнрәкләр сынатмый. Ирләр дә кимен куймаска тырыша. Чиләктә су калмавы пүчтәк, иң мөһиме, финишка беренче булып килергә кирәк.

Күзләрне бәйләп бүләк кисеп алу уены балаларны үз янына җыя. “Торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, катыктан акча эзләү, озын аякта йөрү, ласт киеп йөгерү, “чаңгыда” йөрү кебек уеннарда балалардан тыш өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Олы гына апа-абыйларың мәйдан буйлап йөгереп йөреп әтәч тотуны күзәтүе дә кызык. Мескен әтәч. Шуның кадәр кеше артыңнан йөгереп йөрсен әле. Күзләрне бәйләп кадак кагарга хатын-кызлар да чыкты. Белмәгән эшләре, җитешмәгән җирләре юк инде бу хатын-кызның.

Мәйдан тирәли утырсаң, берничә куянның койрыгын берьюлы тотасың. Көрәш тә, концерт та, уеннар да үзәк мәйданда үтә. Бәйрәм кунаклары “Казан” бию ансамбле, Татарстанның халык артисты ИлСаф, Татарстанның атказанган артистлары Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, шулай ук Әмир Әхмәдишин, Руслан Кираметдинов белән Илмира Нәгыймова, Рафис Кәлимуллин, үзебезнең алардан бер дә кимен куймаган үзешчәннәребез чыгышлары белән халыкның күңелен күрде.

Җыр сөючеләр, осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр өчен үзәк мәйданнан читтә кече сәхнәләр дә оештырылган иде. Арча сәнгать мәктәбе укучылары, педагогика көллияте студентлары, үзешчән җырчы, биючеләребез, ветераннарыбыз, Эдик Прахов җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь ансамбль бик матур чыгыш ясадылар.

Махсус әзерләнеп, спорт уеннарында катнашу өчен дип төшүчеләр дә бар Сабантуйга. Алар җиңәләр һәм шәп кенә бүләкләр дә алып китәләр. Кул көрәштерү, гер күтәрү, ераклыкка сикерү, волейбол, пляж волейболы, бокс, аркан тартышу, таяк тартышу кебек уеннар җанатарларны да бик тиз үз янына туплый. Теннис, стритбол, бочче, шахмат ярышларында катнашучылар да бик күп. Туры колгага менү, авыш колга аша бару – үзе кызык. Селкенеп торган авыш колга буйлап бару да җиңелләрдән түгел. Әмма җиңәләр бит. Аның өчен аерым шөгыльләнергә кирәк шул.

Сыйланасың, тамак ялгап аласың килсә, рәхим ит – сәүдә нокталары тезелеп киткән. Шашлык исләре борынны кытыклый. Утырып ашау өчен урыннары да бар. Агач төбендә ашъяулык җәеп, тезелеп утырып, гәпләшеп, көлешеп күңел ачып бәйрәм итәргә дә була.

Әнә шулай матур ял итте халык Сабантуйда. Күпләр дуслары, туганнары белән күреште, аралашты. Шундый очраштыру урыны да ул Сабантуй. Дөрес, соңыннан җил-давыл, боз-яңгыр гына бераз кәефне бозды. Әмма киртә булмады. Аннан ул вакытка Сабантуйның иң “тәмле” мизгелләре үтеп бара иде инде. Шушы рәхәтлекне – җыр-биюләр, уеннар, ярышлар, тәм-томнар – безгә бүләк итүчеләргә генә кыенга килде. Нишлисең, табигатькә каршы барып булмый шул.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International