20 июнь көнне медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Шул уңайдан Арча мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы оештырылды. Анда районның медицина хезмәткәрләре җыелды.
Барысы да түгел, билгеле. Чөнки кайберләре ул минутларда да ашыгыч ярдәм машинасында авырулар янына чапты, икенчеләре хастаханәдә кеше гомерен саклап калу өчен көрәште, палатадагылар янында булды, күренергә килгәннәргә медицина хезмәте күрсәтте.
2020 ел медицина хезмәткәрләре өчен иң авыр елларның берсе булгандыр. Коронавирус дигән яман чир башланганнан алып бүгенгә кадәр алар, тормышларын куркыныч астына куеп, күкрәкләре белән “амбразураны” кап-лап, бик күп кешеләрнең тормышларын саклап калу өчен аяусыз көрәштеләр. Һәм бу көрәш әле быел да дәвам итә.
Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе вакытында табиблар эшенә бәя биреп, медикларны безнең заман геройлары дип атады. Ул аларның көн саен башкаларның гомерләрен саклап калу өчен үз сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен корбан итәргә әзер булуларын, киң күңеллелек, миһербанлылык күрсәтү-ләрен билгеләп үтте.
“Сугыштан соң беренче тапкыр бөтен дөнья шуның кадәрле авыр сынаулар аша үтәдер. Дөрес, сугыш еллары белән чагыштырырга ярамый. Һәм Аллага шөкер. Әмма дөрес итеп аңларга кирәк, без бүген тормышыбыз, сәламәтлегебез, иминлегебез өчен куркыныч дошман белән сугышу хәлендә. Төп авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Табиблар чын медицина фронтында безнең барыбыз өчен көрәшә”, – диде ил башлыгы.
Табиб – иң шәфкатьле, соклангыч һөнәр, дисәк, хата булмас. Аларның һәр минуты кешеләргә ярдәм итүгә багышланган. Гомерләрне коткаручы һөнәр ияләренә сокланмый мөмкин түгел! Тик кайчак без табибларның күләмле һәм җаваплы эш башкаруларын күрмибез, ә кечкенә генә хаталарын да зурга алабыз.
Гомуми сүзләр белән язсам да, бу сүзләр район медицина хезмәткәрләре турында дип кабул итәргә кирәк. 2020 елда аларның хезмәте дә батырлыкка тиң булды. Бәйрәм чарасында табибларны котлау, бәһасез хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ишетеп, шул хакта уйлап утырдым. Мең төрле авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да яшәүгә өмет уяткан, кешеләрнең гомерләрен саклап калган, шуның өчен күпме йокысыз төннәр үткәргән тынгысыз, шәфкатьле хезмәт ияләренә кайчак әйтергә оныткан рәхмәт сүзләрен дә җиткерәсе килде.
– Кешеләр сезгә иң кадерле әйберләрен – сәламәтлекләрен ышанып тапшыра. Аларга ярдәм итү өчен табибка зур хезмәт куярга кирәк. Үземә дә хастаханәдә дәваланырга туры килде. Аларның
һәр кешене аякка бастыру өчен бөтен тырышлыкларын куюлары күз алдымда булды. Киләчәктә дә уңышлар телим сезгә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәмов. Ул намуслы хезмәтләре өчен, шулай ук һөнәри бәйрәм уңаеннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәсе фельдшеры Эльвира Гайнетдиновага, Урта Бирәзә фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшеры Гүзәл Гомәровага, теш поликлиникасының теш табибы-хирургы Ирек Исмәгыйлевка, табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Илсөя Шәрәфетдиновага, поликлиниканың участок шәфкать туташы Илфира Шәфигуллинага район башлыгының Мактау грамоталарын, Арча үзәк хастаханәсенең нев-рология бүлекчәсе палата шәфкать туташы Раилә Әхмәтҗановага, Яңа Кенәр участок хастаханәсе шәфкать туташы Надия Гайнуллинага, Күпербаш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Римма Галимҗановага, Арча үзәк хастаханәсенең акушер-гинекология бүлекчәсе акушеры Ләйсән Галимовага, үзәк хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлекчәсе шәфкать туташы Илгизә Хәйретдиновага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, алдынгыларны бүләкләде, ветераннарга аерым рәхмәтләрен җиткерде. Арча мәдәният йорты үзешчәннәре музыкаль сәламнәр юлладылар.
Гөлсинә Зәкиева