Безне бөек Тукай берләштерә

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Безне бөек Тукай берләштерә
Узган гасырның туксанынчы елларына кадәр без чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында бик аз белә идек. Үзгәртеп кору еллары башлангач, районыбызга Америкадан татар делегациясе килү зур вакыйга булган иде. Аннан соң ишекләр киң ачылды, ерактагы якын кардәшләребез көтеп алган кунакка әверелде.
Менә шушы еш аралаша башлаган елларда без чит җирләрдәге милләттәшләребезнең гасырлар буе туган телебезне кадерләп саклап килүләрен, бөек Тукайны бик нык хөрмәт итүләрен белдек. Хөрмәт итеп кенә калмыйлар, шагыйрьнең иҗатын да яхшы белә алар.
Әле менә узган якшәмбедә Арчага Кытай Халык Республикасында яшәүче бер төркем милләттәшләребез килгән иде. Аларны Татарстан Республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин озатып йөрде. Радик Рәүф улы Кытайга баргач милләттәшләребез белән очрашкан булган, алар Татарстанны, бөек Тукайны биргән Арча төбәген күрергә теләүләрен әйткәннәр.
Кунаклар муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән очрашты. Ул аларга Арча төбәгенең үткәне, бүгенгесе турында сөйләде. Кунаклар да үзләре белән таныштырдылар. Аларның ата–бабалары кайчандыр Россиядән китеп Кытайда урнашып калган. Татарлар күп халыклы чит илдә дә югалмаган, тырышлыклары белән аерылып тора, туган телебездә аңлаешлы итеп сөйләшүләре соклану уята, Г.Тукай шигырьләрен яттан беләләр. “Туган тел”не дә җырлыйлар.
“Казан арты” тарих–этнография музеендагы экспонатларны кунаклар тәэсирләнеп карады. “Безнең ата–бабаларыбызның тормышын үз күзләребез белән күргәндәй булдык, — диде сигезенче дистәне тутырып килүче Илияр Габитов. — Тарихыбызны шулай саклый белгәнегез өчен зур рәхмәт!”
Яңа Кырлайда да дулкынландыргыч мизгелләр көтә иде. Тугызынчы дистәне ваклаучы Рәхимә әби Кавиева кечкенә Габдулла яшәгән йортның күршедә генә булуы, әти–әнисенең булачак шагыйрьне хәтерләүләре турында сөйләде. Г.Тукай музеенда күргәннәр дә бик тәэсирләндерде аларны.
Ерактагы якын кардәшләребез Арчаның кунакчыл җитәкчеләренә, халкына бик рәхмәтле булып китте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International