Бирелмичә калган орден

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Бирелмичә калган орден
Түбән Пошалымда гомер иткән Сибгатулла Насыйбуллин 9 Май парадын аерата көтеп ала. Орден–медальләрне тагып, бөтен халык алдында машинада үтеп китүләре бигрәк тә йөрәкне җилкетә, үткәннәрне искә төшерә.
Алла боерса, быел 90 яшен тутырасы. Бүгенге тормышы бик рәхәт. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, нәкъ Арча үзәгендә Зур урамның 3нче йортыннан фатир бирделәр. Шунда улы Илгиз, килене Дания белән кадер–хөрмәттә яши. Фатирлары иркен, уңайлы. Авыл җиреннән мондый рәхәтлеккә килүенә хөкүмәтебезгә, район башлыгы Алмас Назировка рәхмәт әйтеп бетерә алмый.
8 яшеннән колхоз эшендә, зур сугышларны үткән кеше. Казанга ФЗОга укырга алгач, Украинага авиация заводына эшкә җибәрәләр. “Тулай торакта яшәдек,—дип искә төшерә ветеран.—Шулай беркөнне кибеткә костюм–чалбар алырга киттем. Яраклысы булмады. Кайтсак, тулай торак юк. Урынында чокыр гына. Сугыш башланган, костюм кирәкми инде хәзер сиңа, — ди дус егет Солтан. Шул тулай торак урынында окоп казып яшәдек. 1942 елның августында поездга төялеп, сугышка Мурманск ягына киттек. Бер ай бардык. Немец самолетлары бомбага тота башлагач, вагоннардан сикереп төшеп, төрлебез төрле якка йөгерде. Шуннан безне җыеп алып, тагын юлга кузгалдык. Ә бит 1942 елның җәендә Мурманскины бик каты бомбага тоттылар. Бу яктан ул Сталинградтан гына калыша, дип яздылар матбугатта. Шәһәрнең өчтән ике өлеше тар–мар ителде. Ә шулай да исән калды, немец кулга төшерә алмады”.
Сибгатулла кебек кечкенәдән эшләп үскән, тормыш кыенлыкларын балачактан татыган, курку белмәс, чыдам, нык ир–егетләр саклады Мурманск шәһәрен. “Торпеда катерына снаряд төшеп, суга атып бәргән мине,— дип сөйли бабай.—Яраланган килеш шактый ятканмын суда. Бәхеткә каршы, судан алганнар, госпитальдә 6—7 тәүлек аңсыз ятканмын. Бәрелештәге батырлыклар өчен Ватан сугышы орденына лаек булганмын. Бергә хезмәт иткән райондаш егет Фәесхан, Ватан сугышы ордены сиңа да бар иде, иң беренче синең исемне әйттеләр, госпитальдә аңсыз ятып калдың, бирә алмыйча калдылар, дип сөйләде. Ул орден миңа бирелмичә калса да, мин аны бар дип саныйм”.
Мурманск өлкәсендәге кырыс табигатьнең солдат үзәгенә үтүләрен язып–аңлатып бетерә торган түгел. Юеш мохит, әшәке җил—авызда теш, башта чәч калмады, ди ветеран.
1942 елның августыннан 1944 елның мартына кадәр 126нчы диңгез–җәяүлеләр–укчылар полкында өлкән матрос булып хезмәт итә. Бу турыда хәрби билетында да теркәлгән. Сугышта яралангач, 1944 елдан 1947 елга кадәр ашханә мөдире булып хезмәт итә. Ә монда үзенең кыенлыклары. Иң кыены ризык юнәтү, сугышчыларны даи-ми тукландырып тору. Бу шулай ук бик җаваплы эш. Басуга барып үзләре бәрәңге, чөгендер, кәбестә, суган җыялар. “Мине командир яратты,— ди Сибгатулла абый.—Тырыш булдым. Нәрсә әйтсәләр, шуны җиренә җиткереп үтәдем”.
Эш яратканы, тырыш булганы өчен ашханә мөдире итеп куйганнар да инде татар егетен. Килене Дания: “Әти заманында бик каты эшләде. Безне дә тик тотмый иде. Урманга утынга барсак, утырып ашый да алмадык. 70 яшькә кадәр урман кисте ул!”— дип сөйли. Гарип бармаклары белән дә тик торуны белмәгән Сибгатулла. Сугыштан соң колхозның төрле эшендә эшли. “Бүрәнәнең бер башыннан дүрт кеше тотса, икенче башында—мин бер үзем булыр идем”,—ди ветеран. Җәен ашлык суктыру машинасында, кышын— урманда агач кисәләр. Балта осталары да үзләре белән алырга ярата аны. Хәер, эшчән кешене кем яратмый?! “Кое казырлар иде,— ди улы Илгиз.— Ә аста—иң авыр, куркыныч эштә безнең әти”.
Сибгатулланың әнисе Мәхупҗамал Түбән Пошалымнан, әтисе Зиннәтулла Алга– Көектән. 15 бала туган алар. 5се генә исән–сау үскән. Сибгатулла кебек иң ныкларына Аллаһы Тәгалә гомер биргән, бомбалар яңгырыннан да исән калырга язган. Хатыны Разыя белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда төп нигездә оныклар яши.
— Сугышның иң катысына эләккәнсез, курку дигән нәрсә бар идеме?—дип сорыйм һәм ветераннан шундый җавап ишетәм:
— Юк, курыкмадым. Әмма кайта алмам, туган авылымны күрә алмам, дип уйладым.
Ветеранның күкрәге тулы бүләкләр. Иң кадерлеләре — алынмыйча калынган Ватан сугышы ордены, 1945 елда алган “Совет Заполярьесен азат иткән өчен” медале, 1946 елда “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнүе. Сибгатулла абыйга хөкүмәтебез биргән уңай фатир рәхәтлекләрен, балалар кадер–хөрмәтен күреп яшәргә язсын иде әле.
P.S. Без бу орденның язмышы белән районның хәрби комиссариаты аша кызыксындык. «Ветеранның якыннарына тиешле документлар белән хәрби комиссариатка килергә кирәк. Без үз чиратыбызда орден язмышын ачыклау өчен Россиянең Саклану министрлыгы архивына мөрәҗәгать итәчәкбез», – диделәр анда.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International