Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Михайловкадан Австриягә кадәр
2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Михайловкадан Австриягә кадәр
Махсус үзе белән очрашырга район үзәгеннән килүләрен, өстәвенә бу хакта газетада да басылачагын ишеткәч, Николай Варламовның шатлануы, дулкынлануы йөзенә үк чыкты.
— Мине онытмавыгыз өчен рәхмәт. Дөрес, ул чор сөенечләр белән тулы түгел. Күп күрде бу башлар. Сугыш елларына туры килде яшьлегебез. Ул турыда уйлыйсым килмәсә дә, бу күзләр һәрдаим искә төшерә шул, — диде ул сукырларга гына хас булганча күзен миннән бөтенләй икенче якка, еракка–еракка төбәп.
Гәүдәле, 90 яшен тутырырга бер генә “адым” калуга карамастан таза–сау, күзләре күрсә, әле өй тирәсендә булса да эшләп йөрерлек бу ир–атның инде 20 ел дөм сукыр утыруы турында ишеткәч, йөрәгем әллә нишләп китте.
— Ике улымны караңгы гүргә “тапшырдым”. Берсе: “Әти, мин сине беркайчан да ташламыйм, бергә яшәрбез”, — дип армиягә киткән иде. Үле гәүдәсен алып кайтып күмдек. Икенчесе 46 яшендә вафат булды. Алар минем менә монда, — диде Николай Варламов күк-рәгенә йодрыгын куеп. — Аллага шөкер, бүген мин ялгыз түгел. Тагын бер улым һәм биш кызым, 16 оныгым, 14 оныкчыгым бар. Янымда Таисиянең булуы да бик зур терәк. Аңа чиксез зур рәхмәтлемен.
Таисия Купреева 1982 елдан бирле Михайловкада. “Николайның сеңлесе Тося белән бергә төзелештә эшләдек. Тосяның кызы миңа бирегә кайтып торырга тәкъдим ясады. “Бик әйбәт кеше ул, риза бул, үкенмәссең”, — диде. Кайттым шул”, — дип үзенең ничек Баулыдан Арча ягына күчүе турында аңлатып китте Т.Купреева. — Килешеп, аңлашып яшибез”.
Николай Варламов элек–электән дөреслек өчен көрәшүче, намуслы, туры сүзле булган. Ялганны сөймәгән, арттан сөйләп йөрмәгән, кирәк булса, кеше күзенә туры карап әйтүдән курыкмаган. Шуңа кая гына бармасын, ихтирам яулаган, игътибар үзәгендә булган.
— Мин урта хәлле крестьян гаиләсеннән. Балачагым ач, ялангач үтмәде, анысына шөкер. Дөрес, гаиләдә өлкән бала буларак, 12 яшемнән эшкә чыктым, җир сөрдем, — ди ул. — Аннан сугыш башланды. Әтине 1941 елның җәендә фронтка җибәрделәр. “Я кайтырмын, я кайтмамын. Өйдә син минем урыныма каласың”, — диде ул китәр алдыннан. Сизгән диярсең, озакламый хәбәрсез югалуы турында хат килде.
Гаилә генә түгел, колхоз да хатын–кызлар, яшүсмерләр кулына кала ул чорда. 17 яшьлек егетне бригадир итеп куялар. Тик Арчага ашлык тапшырырга килгәндә башка егетләр эшләгән җинаять, җитәкчеләре буларак, аңа да кагылып үтә һәм тормышында кара эз калдыра. Суд карары белән ул бер елга ирегеннән мәхрүм ителә.
1942 елда 18 яшьлек егет үз теләге белән фронтка китә. “Сугышның буеннан–буена рядовой булдым. Мин әле дә үземне совет армиясенең менә дигән рядовой солдаты итеп тоям, — диде ул аеруча бер горурлык хисе белән. — Башта Смоленскны дошманнардан сакладык. Аннан Курск дугасына җибәрделәр. Андагы мәхшәр. Тирә–юнь кып–кызыл ут. Өзлексез атыш. Ике атна шулай үтте. Аннан чигенергә кушылды. Ул Днепр елгасын кичүләр... Паром белән атлар алып чыга идем. Снаряд төште дә, мин агып киттем. Капитан куып тотмаса, туп–туры немецларга барып эләгә идем”.
Күзләренә дә аның шушында зыян килә. Окоптан сикереп чыгуы була, янында гына снаряд шартлый. Николай балчык астында кала. Ярый әле, ничек итсә итә, җир астыннан кулын чыгара. Иптәшләре казып чыгара үзен. Контузияләнә. Госпитальгә илтеп булмый, ул Днепрның икенче ягында. Әнә шунда аның күзләре күрүе начарлана да инде. Кривой Рог янында да снайпер пулясы тиеп яралануы, кыр госпиталендә дәвалануы, аннан запас полкка эләгүе турында да искә төшерде Николай Варламов.
— Шунда мине штаб начальнигы чакырып алды. “Хөкем ителгән булгансың икән, сиңа бүләк тә бирелмәгән. Әмма үзеңне яу кырында уңай яктан күрсәттең һәм батырлыгың белән тормышыңдагы кара тапны тулысынча юкка чыгардың”, — диде. Ә бүләкләр мине тыныч тормышта үзләре “эзләп тапты”. Иң зурысы —II дәрәҗә Ватан сугышы ордены. Сугышның беренче елларында сапер–минер булсам, аннан пулеметка расчет командиры итеп куйдылар. Тагын яраландым, ай ярым госпитальдә яттым. Аннан сугыш ахырына кадәр икенче Украина фронты командующие маршал Родион Малиновскийның сакчысы булдым.
Җиңү турында ул Австриядә ишетә.
Туган авылына 1945 елның октябрендә кайта. Бригадир итеп билгелиләр үзен. 1949 елны күрше кызы Аннага өйләнә. Аннан 12 ел кибетче булып эшли. Күзләре тагын да начарлангач, урманда агач кисә.
— Нюра белән 30 ел яшәдек. 50 яшендә вафат булды. Дөрес, балалар буй җиткән иде инде. Иң кечесенә 16 яшь. Алар да үз “ояларын” кордылар, таралышып беттеләр. Ялгызлыгымны Тая уртаклашты, рәхмәт аңа, — ди Николай Варламов.
— Күршеләребез Наталья һәм Виктор Романовларга да рәхмәт әйт, — дип сүзгә кушыла хатыны. — Алар бик булышалар.
Әйе, Таисия Купреева, чыннан да, кыю ханым. Үзеннән күпкә өлкән, өстәвенә, күзләре күрмәгән Николай янына курыкмыйча килә бит. Үкенми дә, күренеп тора, бер–берсен хөрмәт итеп, тормыштан канәгать булып яшиләр. Бу үзе батырлык.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз