Барыбызга да кадерле бәйрәм

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Барыбызга да кадерле бәйрәм
Илебез Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Елның иң гүзәл чорында билгеләп үтелә торган бу бәйрәмне кешелек ел да зарыгып көтеп ала, чөнки шушы көннәрдә безнең бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен канкойгыч сугышларда катнашып туган илебезгә исән–имин әйләнеп кайткан каһарман ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен ишетү мөмкинлеге ешая.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыл ветераннары районда ел әйләнәсе кадер–хөрмәт тоеп яши: аларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә, волонтерлар тарафыннан йорт эшләрендә булышу, чәчтарашханәдә бушлай хезмәт күрсәтү, “Өмет” тернәк-ләндерү үзәгендә дәвалану оештырыла.
Әмма, кызганыч, ветераннарыбызның сафы елдан–ел сирәгәя бара. Ил өчен барган көрәштә Арча районыннан 14 мең кеше яу кырында башын сала. “Бүгенге көндә 100 Бөек Ватан сугышы (39ы Бөек Ватан сугышы инвалиды) һәм 1814 тыл ветераны (шуларның 317се— ветераннарның тол хатыннары) исән–сау гомер кичерәләр. 695 ветеранга дәүләт программасы нигезендә яңа фатирлар бирелде, тагын 4 фатир төзелеп бетү алдында, 5 ветеран фатир төзү өчен акча күчерелгәнне көтә, — дип фактлар китерә Арча районы халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов. — Аягында йөргән, көче булган ветераннарыбыз бик актив, төрле чараларда еш катнашалар. 8 май көнне 10 ветеран Казанга республика Президенты белән очрашуга барачак. 9 май көнне парадта безнең идарә хезмәткәрләре һәм ветераннар тарафыннан “Кыр кухнясы” оештырылачак. Гомумән, ветераннар белән ел әйләнәсе элемтәдә торабыз, идарә тарафыннан аларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Шифаханәләргә дәваланырга бару өчен чиратта торган ветеранга, социаль пакеттан баш тартмаган очракта, ел әйләнәсе юлламаны теләгән вакытында чиратсыз бирү мөмкинлеге бар”.
Район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, имин тормыш теләде һәм “Авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары ветераннарыбызны онытмыйча, гел кайгыртып яшәсеннәр, бу көннәрдә аеруча игътибар күрсәтсеннәр иде”, — дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә шушы көннәрдә ветераннарны хөрмәтләп, һәлак булган якташларыбызны искә алып митинглар уздыралар. Кичә тантаналы митинглар Мөндеш, Югары, Түбән Мәтәскә, Иске Чүриле, Үрнәк һ.б. авылларда булды. Лесхозда узган митингта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов Лесхоз һәм Күлтәс авылы ветераннары белән очрашты. “Соңгы елларда районыбыздагы тәрбия юнәлешләре, мәктәпләрдә хәрби тәрбия бирү укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә армия сафларына үзләре теләп китүче егетләрнең саны артты. Бүгенге көндә илне саклаучы, ил өчен хезмәт итүче патриотлар күп”, — диде ул чыгышында. Аннан, ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга изге теләкләрен, ил–күкләребезнең имин булуын теләде. Күлтәстән Гарәфетдин Зиннуров бүгенге көндә ике авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Тантанада ул да катнашты. Лесхоз мәктәбе коллективы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең ветераннарга бүләк иткән җырлы–моңлы кичәдән соң сугышта һәлак булган якташларын зал аягурә басып бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан ветераннар Мәдәният йорты каршындагы Билгесез солдат һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурова да көтеп ала Җиңү көнен. Бәйрәм көнне танышлары, дуслары белән очрашып, хәл–әхвәлләр белешәләр. Гомеренең тугызынчы дистәсен йомгакларга бер генә ел калып барса да Халисә апа һаман хәрәкәттә, актив тормыш алып бара: ветераннар советында, китапханәдә, мәктәпләрдә еш кына очрашуларда була.
9 май көнне бәйрәм чараларының иң зурысы, елдагыча, Арча шәһәрендә була. Анда ветераннар утырган 68 транспорт, район оешмалары коллективлары катнашында бәйрәм парады, тантаналы митинг һәм бәйрәм концерты узачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International