Президент Арчада

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Президент Арчада
6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров озатып йөрде.
Президент башта вертолетта басуларны карап чыкты, аннан соң “Ак Барс–агро” ширкәтенең уҗым кыры янында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар белән очрашып сөйләште.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров язгы кыр эшләренең барышы, терлекчелек, төзелеш, төзекләндерү буенча эшләрнең торышы белән таныштырды. Барлык хуҗалыкларда да уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру, дым каплату кыска срокларда башкарылды. Чәчү дә оешкан төстә бара.
Районда 30 гаилә фермасы төзелде, шуларның 26сы эшли инде.
Төзү, мәктәпләрне төзекләндерү программалары да уңышлы дәвам итә.
— Эшләрегез әйбәт бара, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Уҗымнарыгыз яхшы чыккан, менә бу яңгырлар да бик шәп булды. Бүгенге һава торышы яхшы уңышка өметне арттыра.
Республика җитәкчесе “Ак Барс–агро” ширкәтендәге сөтчелек комплексының эше белән дә кызыксынды.
— Бүгенге көндә ширкәт буенча көнгә 26 тонна сөт сатабыз, — диде башкарма директор Шәйдулла Сәлахов. — Мегафермадагы Австралиядән кайтарылган сыерлар сөтне аеруча мул бирә.
Рөстәм Миңнеханов “Сервис–агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримовтан: “Кырлайга туристлар киләме?” — дип сорады.
— Килә, шимбә, якшәмбе көннәрендә кеше аеруча күп була, — диде Г.Кәримов.
Яңа Кырлайда туристларны җәлеп итәрлек нәрсәләр җитәрлек хәзер.
Президент Казан шәһәрендә ачылачак агросәнәгать паркының җитештерелгән продукцияне сату өчен бик уңай булачагын әйтте. Ул арчалыларга эшләрендә уңышлар теләде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International