Хастаханә каршында ак чәчәкләрдән рәхмәт

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бер төркем изге күңелле кешеләр Арча үзәк хастаханәсе каршында чәчәкләр утыртты. Ак бакралар (петунья) рәхмәт йөзеннән чәчәк атып утыра бүген.

Әлеге изге гамәл Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәте оештырган акциягә кушылып башкарылды. Фронтның Арча районындагы вәкиле Руслан Әһлиев оештырган бу эшкә районыбызның мәрхәмәтле кешеләре кушылды. Бу гади генә чәчәк утырту түгел, хастаханәдә армый-талмый хезмәт куючы табибларның, шәфкать туташларының һәм гомумән сәламәтлек сагында торучы олы йөрәкле кешеләрнең хезмәтләрен бәяләү иде. Чөнки чәчәкләрне утыртканнан соң, хастаханә каршында рәхмәт әйткән язу барлыкка килде.

Бөтенроссия халык фронтының Татарстан Республикасы буенча координаторы Ленар Гайнуллин да килгән иде. “Әлеге акцияне медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан уйлап чыгардык. Көн саен кешеләрнең гомерләрен саклап калучы шәхесләргә ничектер матур итеп рәхмәт әйтәсе килде. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Арча районын сайладык. Сезнең район мәрхәмәтле эшләргә кушылучы активистларның күп булуы белән дә аерылып тора. Ярдәмгә килгән һәркемгә рәхмәт”, – диде ул.

Чәчәкләрне утырту район хакимияте, волонтерлар ярдәме белән башкарылды.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International