Тыныч таңнар бозылган көн...

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланганга 80 ел тулды. Арча шәһәрендәге Җиңү паркында әлеге вакыйганы искә алу булды.

Илебезгә зур кайгы һәм югалтулар алып килгән сугышта һәлак булган, исән кайтып инде мәрхүм булган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр куйдылар.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 76 елдан артык вакыт үтте. Әмма язмышлары ачыкланмаган, хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән ватандашларыбыз күп әле. Бөек Ватан сугышы музей—мемориаль мөдире Михаил Черепановка рәхмәт. Ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган йөзләгән райондашларыбызның язмышларын ачыклый алды. Бу игелекле эш дәвам итә. Әлеге игелекле гамәлгә “Арча хәбәрләре” газетасы да үз өлешен кертә.

Михаил Черепанов районыбыз өчен тагын бер мөһим эшкә алынды. Без моңарчы Арча районыннан Бөек Ватан сугышында 14 меңләп кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган, дип йөри идек. Болар – сугышка безнең районнан киткән кешеләр. Ә бит райондашларыбыз бөтен ил буенча таралган булган һәм сугышка шуннан алынган. Яңа мәгълүматлар буенча Арча районыннан сугышта һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалучылар – 17220.

Тулыландырылган исемлек һәр авыл буенча төзеләчәк.

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International