Унтугыз егет армиягә китте

2021 елның 25 июне, җомга

Бер атна элек Арча районыннан уналты, Әтнә районыннан өч егетне армия сафларына озаттык.

17 июнь көнне армия сафларына китүче егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашу булды. Иске Кишет авылында урнашкан музей каршында узган чара дулкынландыргыч мизгелләрдән торды.

Бирегә җыелучылар иң элек Советлар Союзы Герое, генерал, якташыбыз Гани Сафиуллин музее белән танышты. Аннан соң музей каршында чараның төп өлеше узды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина чыгышын “Бирегә җыелган һәркем өчен бүген куанычлы да, моңсу да көн. Әти-әниләр өчен газиз балаларын бер елга үз яннарыннан җибәрү авыр булса, хәрби бурычны үтәрлек чын ир-егетләрнең булуы безнең өчен горурлык”, - дип башлады.  Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов егетләргә исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләде, үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Матур гадәткә кергән мондый очрашуда Алмаз Әгъзәмович егетләр белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә сөйләште, сорауларына җаваплар һәм киңәшләр бирде. “Армиядә булган егетләрнең һәрберсенең командирлары белән үзем элемтәдә торам, аларның хәлләрен сорашып торам. Туган көннәре, 23 февраль уңаеннан район башлыгы исеменнән котлау открыткалары җибәрәбез”, – диде.

Яшьләрне дога укып озату да әлеге чараның матур бер өлешенә әверелде. Егетләргә үзенең ихлас теләкләрен, изге Коръән сурәләрен имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин җиткерде.

Тагын бер матур мизгел – бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшыру. Хәрби бурычын үтәүче райондашыбыз Инсаф Әхмәдуллинның әнисенә тантаналы рәвештә мактау хаты бирелде. Әлеге дулкынландыргыч мизгелләрне булачак солдатлар онытмас.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International