Яшьләр көне кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә "Татарстан Республикасы яшьләренә торак" туры эфиры трансляцияләнәчәк.
Министрлык вәкилләре, экспертлар торак сатып алганда яшьләргә дәүләт ташламаларыннан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйләячәкләр.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программалары буенча торак бәясенең 30 процентыннан 80 процентына кадәр субсидияне ничек алырга.
.jpg)
Яшь белгечләргә фатир яки йорт сатып алганда нинди ташламалар бар.
Яшьләргә дәүләт программалары ярдәмендә ташламалы ипотеканы ничек алырга.
Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә һәм яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча нинди документлар җыярга һәм субсидияне ничек дөрес һәм тиз арада алырга.
#"Татарстан Республикасы яшьләренә торак" туры эфиры барышында катнашучылар барлык сораулар буенча экспертлар җавапларын, шулай ук торак сатып алганда субсидия һәм ташламалар алуда дәүләт ярдәменнән тиз һәм проблемаларсыз файдалану турында мәгълүмат ала алачаклар.
#"Татарстан Республикасы яшьләренә торак" туры эфирында 28 июнь көнне 17.45 сәгатьтә Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт адресы буенча урнашкан офф-лайн мәйданчыгында катнашырга яки үз гаджетыңнан Яшьләр эшләре буенча министрлыкның ютуб каналына
(www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ) керергә мөмкин.
Хөрмәт белән,
Арча башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге
(884366) 32033