Эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан 24 июльдә Арча муниципаль районының «Северный» АХП» ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы узды.
Чарада барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләреннән конкурсантлар һәм чакырылган кунаклар-район башлыгы Илшат Нуриев, «Северный» АХП» ҖЧҖ генераль директоры Минтимер Минһаҗев, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, районның зооветеринария белгечләре катнашты.
Конкурс белән беррәттән конкурсантлар «Сабантуй» уеннарында катнаштылар, кыйммәтле бүләкләр алдылар. Хөкемдарлар катнашучыларның теоретик белемнәренә һәм гамәли күнекмәләренә югары бәя бирделәр. Һәр катнашучы акчалата премияләргә ия булды.
Технологлар арасында беренче урынны «Курса МТСы» ширкәтеннән Шакиров Ленар Сәфәргали улы, икенче урынны «Игенче» агрофирмасы ширкәтеннән Гарапшин Булат Марат улы, өченче урынны «Северный» АХП» ҖЧҖннән Назарова Нурсәнә Әхтәм кызы алды.
Машина белән сыер саву операторлары арасында беренче урынны Нигъмәтҗанова Нәзирә Әлтәф кызы, икенче урынны «Яңарыш» агрофирмасы ҖЧҖннән Мосунова Тамара Александровна, өченче урынны «Тукай» ҖЧҖеннән Вәлиева Флера Рәшит кызы алды.
Район башлыгы катнашучыларның барысын да җиңү белән котлады һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Бәйрәм матур табын артында дәвам итте.