«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 269-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы, «Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы нигезендә, Министрлыкның 2021елның 4 июнендәге 1729-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве уздырылачак.
Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатларында дәүләт кадастр бәяләвен уздыруның әзерлек этабы кысаларында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - «ЦГКО» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларының тасвирламалары турында декларацияләр кабул итә.
Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен күчемсез милек объектларының хокук ияләре «ЦГКО» ДБУдә тиешле күчемсез милек объектларының тасвирламалары турында декларация бирергә, шул исәптән бәяләү объектларының төп, микъдари һәм сыйфат тасвирламаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урынын, мәйданын, фактта файдалануны, җир кишәрлегенең ераклыгын, күчемсез милек объектын кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны төгәлләштерергә хокуклы.
Күчемсез милек объектлары тасвирламалары турындагы декларациянең формасы һәм аны карау тәртибе Россия Икътисади үсеш Министрлыгының "Күчемсез милек объекты тасвирламалары турындагы декларацияне, шул исәптән аның формасын карау тәртибен раслау турында" 2019елның 4 июнендәге 318 номерлы боерыгы белән расланды.
Күчемсез милек объектлары тасвирламалары турында декларацияләр түбәндәгечә кабул ителә:
1) 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 8 йорт (бина почмагыннан керү, «БТИ» АҖ документларын кабул итү зонасы) адресы буенча урнашкан «ЦГКО» ДБУ;
2) «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ филиаллары (https://mfc16.tatarstan.ru/filials-map);
3) электрон документ формасында (мөрәҗәгать көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныкланырга тиеш) «ЦГКО» ДБУнең электрон почтасы аша: Gbu.Cgko@tatar.ru.
Тулырак мәгълүмат cgko.tatarstan.ru сайтында «Хезмәтләр» бүлегенең «Күчемсез милек объекты тасвирламалары турында декларация» бүлекчәсендә урнаштырылган.