Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча: 28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура нормадан 9 һәм аннан да югары булган аномаль эссе һава торышы сакланачак, максималь һава температурасы +30..+36°.

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура нормадан 9 һәм аннан да югары булган аномаль эссе һава торышы сакланачак, максималь һава температурасы +30..+36°.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

1. Өйдә салкынча һава температурасы тотарга тырышыгыз. Көндез тәрәзәләрне каплагыз. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз - төнлә урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк. Әгәр сезнең яшәү урыныгыз кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзә  һәм ишекләрне ябыгыз. Җилләткечләр бераз булышлык итәргә мөмкин. Әмма температура 35 градустан артык булса, җилләткеч булышмый. Бик күп эчәргә кирәк.

2. Эсседә йөрмәскә тырышыгыз. Салкынчарак бүлмәдә йоклау зарур. Көненә 2-3 сәгать салкын бинада (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Авыр физик эшләр эшләмәгез. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны ябык автомобильләрдә калдырмагыз.

3. Тәннең артык җылынуыннан сакланыгыз. Күбрәк сыеклык эчү зарур. Салкынча душка керү, салкынча суга манылган сөлге белән сөртенү, аякларны салкынча су белән юып тору яхшы. Табигый тукымалардан тегелгән иркен җиңел кием киегез. Урамда киң кырлы эшләпә яки кепка, кояштан саклый     торган  күзлек киегез. Эчү режимын саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләр эчмәгез.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгыз сәламәтлегенә аномаль эсселек аркасында куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм  күрсәтегез. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләрнең тәүлегенә кимендә бер тапкыр килеп хәлләрен белергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу дарулар организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз.  Даруларны температура 25 градустан артмаган  урында яки суыткычта (инструкцияне үтәгез) саклагыз, хроник чирдән җәфа чиксәгез яки бер үк вакытта берничә дару кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Сез яки янәшәгездәгеләр үзен начар хис иткәндә.

Баш әйләнү, хәл начараю, көчле сусау һәм баш авырту тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга керергә һәм тән температурасын үлчәтергә тырышыгыз.  Су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Мускулларда спазмнар барлыкка килсә (барыннан да элек алар аякларда, кулларда, күп  очракларда озакка сузылган физик эш нәтиҗәсендә көчле эсселектә барлыкка килә), минераль алмашны нормальләштерү өчен электролитлар булган эретмә эчегез. Әгәр җылылык спазмнары бер сәгатьтән артыкка сузылса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр  гаилә әгъзаларының яки Сез караган кешеләрнең тиресе коры һәм кайнар булуын күрсәгез, саташу, тартышу яки аң югалту кебек күренешләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Медиклар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга күчереп, аякларын өскәрәк күтәреп яткырырга кирәк. Зыян күрүчене чишендереп суыткыч процедуралар үткәрә башлагыз: муенына салкын компресс куегыз, һава керүне тәэмин итегез, бүлмә температурасындагы (20-25 градус) су бөркегез. Температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр  ул аңсыз  булса, ян ягына яткырыгыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе архивыннан.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International