Хәл җитди

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

28 июньдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты.

Сүз терлек азыгы әзерләү турында барды. Май, июнь айларындагы эсселек игеннәрнең, күпьеллык үләннәрнең үсешенә тискәре йогынты ясады. Район башлыгы һәр җитәкченең мәгълүматларын тыңлады, азык әзерләү буенча планнарын ачыклады.

Хуҗалыклар арасында хәлнең уңайрак булганнары да бар. Узган ел терлек азыгы мул әзерләнде, запас булу беркайчан да комачау-ламый.

– Быел 120 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк, шуның 18 мең тоннасы әзерләнде.  60 мең тонна печән кирәк булып, шуның 9 мең тоннасы туплап куелды, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Яңгырлар булса да, күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан беренче кат уңышының яртысы кадәрен генә җыйнап булачак. Күрше районнар читкә чыгып азык әзерли инде, безгә дә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.

Мәктәп коллективларына рәхмәт. Алар хуҗалыкларга шактый күләмдә яфрак азык, витаминлы үләннәр әзерләп бирделәр.

Хуҗалыклар халыккка мөмкин булганча печән бирделәр. Чалгыларны яңадан кулга алып, азыкны мулрак әзерләү комачаулык итмәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International