Юлда...

2021 елның 2 июле, җомга

Хәзер машина заманы. Казанга да машинада элдертәбез. Ә мин бу юлы Казанга барырга дип Арча башына чыктым. Торабыз шулай берничә кеше. “Монда таксилар җыелып тора иде, кайда соң алар?” – дим. “Алар иртән иртүк китеп беткән инде”, – диделәр. Машиналар чыж да выж үтеп кенә торалар. Берәүгә дә акча кирәкми икән, дим.

Безнең янга кыска итәктән, матур үкчәле туфлиләрдән бер кыз килеп басты. Матурга күз төшә шул. Машинадагы ир-егетләр дә каерылып—каерылып карап китәләр. Янәшәбездә торган олы яшьтәге ир кеше әлеге матур кызга: “Сеңлем, алгарак чыгып бас әле, шәт, туктамый калмаслар”, – диде. Шулвакыт бер машина килеп туктады. Матур туфлиле кыз башны югары тотып (дәрәҗәсен белә!) шофер янәшәсенә кереп утырды. Калганнар артка урнаштык. Шулвакыт руль артындагы ир—егет кызга: “Кыен булмаса, сез артка чыгып утырыгыз, ә арттагы абзый алга күчеп утырсын. Олы кешене ихтирам итәргә кирәк”, – диде. Бу көтелмәгән хәлдән без өнсез калдык. Кыз чыгарга дип ишекне ачты. Абзыебыз, кирәк түгел иде инде, дия—дия урыныннан кузгалды.

Сөйләшә—сөйләшә Казанга килеп җиттек. Йомышларны йомышлагач, кайту ягына – “Компрессорный”га барырга дип, троллейбус-ка кереп бастым. Урта бер җиренә. Шунда гармунын күтәреп бер ир кеше керде дә гармун уйный башлады. Мондый хәлне күргән юк иде әле. Барабыз шулай урыс көйләрен тыңлый--тыңлый. Күңелле! Гармунының кырыена акча салыр өчен капчык та асып куйган. Троллейбуста кеше шактый иде. Бар да сәдака бирергә кесәсенә, сумкасына үрелде дисезме, юк. Алгы рәттә утырган бер әби генә сумкасын актара башлады. Мин дә 20 сумны сумкасына шудырдым. Шунда янәшәмдә торган бер ир-ат: “Ышанмыйм мин аларга, – диде. – Бәлки, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗдыр ул. Йөзе ак, авыруга охшаган. Мин үзем Әфганстанда хезмәт иттем. Шулай бервакыт Казанда автобуста барам, кеше күп түгел, бер тукталышта хәер сорарга бер ир-ат килеп керде. “Мин Әфганда хезмәт иттем. Яраландым. Хәзер группада. Эшкә ярамыйм. Хәлем авыр, ярдәм итегез”, -- дип сөйләп китте бу. Иң шаккатырганы менә нәрсә булды: мин фәлән район, фәлән авылдан димәсенме! Бу минем туган авылым бит! Ә андый кеше безнең авылда юк! Ялган! Менә ул хәер сорашучыларга ничек ышанасың инде?!”

Гармунчыбыз ике тукталыштан соң төшеп калды. “Компрессорный”га килеп җиттек. Арчага таксистлар чакырып тора. Берсенә кереп утырдык. Шулай дүртенче пассажирны көтеп утырабыз. Юлның икенче ягында бер егетнең кызны аркасына асып күтәреп барганын күреп алдык. Үзләре чырык-чырык көлешәләр. Янымда утырган 30 яшьләр тирәсендәге яшь ханым: “Кыз вакытта күтәреп йөртә алар, аннан арт ягыңа тибеп йөртәләр...” – дип әйтеп куйды. Бераздан кузгалдык. Юлда пассажирлар үзара сөйләшеп кайттык. Яшь ханым дүрт бала әнисе булып чыкты. Арчага кунакка кайтып барышы икән. Саубуллашканда: “Кияүгә чыкканыма үкенмим. Балаларым бар. Бик яратам үзләрен. Шулар өчен үлеп торам. Минем бәхетем алар. Миңа башка берни дә кирәкми. Балаларым исән-сау булсын”, – дип әйтеп төшеп калды.

Таксида берүзем калдым. Арча үзәгенә төшәбез. Кинәт таксистның телефоны чылтырады. Ир кешенең улы белән җылы итеп сөйләшүенә сок-ландым. Улына матур итеп: “Балам!” – дип дәшә иде ул. Бу турыда үзенә дә әйттем. “Балам бит инде ул минем, иң якын кешем, ничек аңа  балам дип әйтмисең инде?!” – диде ул.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International