Район халкы белән очрашу

2021 елның 2 июле, җомга

2021 елның сентябрендә республикада Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

Бүген бөтен ил буенча депутатлар үз сайлаучылары алдында хисап тота.

30 июнь көнне районыбызда да шундый очрашу узды. Арча сәнгать мәктәбенең актлар залында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сайлаучылар белән очрашты.

Очрашуны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Район халкы белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад буенча комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин һәм Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы, депутат Айрат Зыятдинов та килгән иде.

“Эшлисе эшләр күләме бик зур. Һәр районның үз үтенечләре, үз сораулары, үз проблемалары. Аларны чишү юллары да төрле районда төрлечә...” – дип башлады чыгышын Илдар Гыйльметдинов. Көн кадагында торган берничә мәсьәләгә тукталып үтте. Гаиләләр белән эшләү, аларга ярдәм йөзеннән кабул ителгән яңа карарлар турында сөйләүдән башлады ул сүзен. Гаиләдәге акча яшәү минимумына җитмәгән балалы гаиләләргә каралган түләү, беренче бала тугач бирелүче ана капиталы, балаларын ялгыз тәрбияләүче әти яки әниләргә каралган ярдәм, бала авырып әти-әни эштән калган очракта тулысынча түләү – яңа гына үз көченә кереп баручы нормалар. Якын киләчәктә алар барысы да тулы көченә керәчәк.

Һәркемне борчыган тагын бер тема – сәламәтлек. Районда сәламәтлек сак-лау үзәкләре булган хастаханәләр, фельдшер пунктлары һәрдаим төзекләндерелеп, яңар-тылып торыла. Илдар Ирекович сүзләренчә, максат - югары медицина белеме алган яшьләрне районга кайтару.

Мөһим темаларның тагын берсе – авыл үсеше. “Авылның комплекслы үсеше” программасында авылларда заманча уңайлыклар булдыру каралган. “Әлеге программаны быел тиешенчә финанслап булмады. Барыбызга да билгеле булганча, пандемия күп нәрсәгә аяк чалды. Тик киләсе елга икеләтә эшләрбез дип планлаштырабыз”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Арча өчен мәктәпләр җитмәве дә зур мәсьәлә булып тора. Балаларны бер сменада гына укыту максатыннан, алдагы елларда Арчада яңа мәктәп төзү планга кергән. Бүген районның дүрт мәктәбе ашханәләрендә төзекләндерү эшләре бара. 

Якташыбыз, депутат Лотфулла Шәфигуллин туган телне саклау мәсьәләсе турында чыгыш ясады. Ташкичү авылы зиратында Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисенең каберләрен тәртипләп, яңартуларын әйтте ул. Начар, ташландык хәлдәге каберне тәртипләп, яңартуларын әйтте ул. “Шул вакытта минем башка бер сорау килде. Без тамырларны онытканбыз түгелме? Тел, тел, дип кенә йөреп, шул телдә иҗат итүче үткән буынны оныта барабыз түгелме? Минемчә, исән булмаган татар әдипләренең, батырларның исемнәрен мәңгеләштерү өстендә ныклы эш алып барылырга тиеш. Шул вакытта гына киләчәк буынга туган телнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен җиткерә алабыз”, – дигән фикер җиткерде ул.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов чыгышында сәламәтлек саклау өлкәсендә бүгенге көндә иң мөһим булган коронавирустан саклану чаралары турында сөйләде. Очрашуга килгән һәркемне әлеге вируска каршы вакцина ясатырга чакырды. Кызганычка каршы, Арча районы вакцина ясату буенча артта.

Очрашуга гомуми нәтиҗә ясап, районыбыз башлыгы Илшат Нуриев килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. Киләсе елга Носы һәм Штерә авылларында клуб төзергә планлаштырылуын, Арчабашта балалар бакчасы кирәклеген, Арчада яңа мәктәп булачагын, Спорт мәктәбендә төзекләндерү эшләре турында әйтте. 

Чыгышлар тәмамланганнан соң, Илдар Гыйльметдинов берничә кешегә, “Бердәм Россия” партиясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар – Утар Аты авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Эльмира Фәйзрахманова, 941 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Сабирова һәм “Үзәк” территориясе иҗтимагый үзидарә рәисе Радислав Прахов.

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International