Хөрмәтле ата-аналар!

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Ата-аналарга киңәшләр: "Баланы тәрәзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?»

1. Балалар өйдә булганда, тәрәзәләрне ачмагыз! Сезнең баланы бер секундка игътибарсыз калдыруыгыз аның өчен соңгы секунд булырга мөмкин!

2. Мебельне тәрәзәләр янына куймагыз. Бала аларга менеп басып, тәрәзәгә менә алмасын.

3.Тәрәзә янындагы караватларда сикерергә рөхсәт итмәгез.

4.Черкидән саклый торган челтәрләр балаларның егылып төшү сәбәпләренең берсе. Бала тәрәзәгә таянган шикелле аңа таяна һәм шул  челтәр белән бергә егылып төшә.

5.Мөмкин булганча, тәрәзәләрне астан түгел, ә өстән ача торган итегез.

6.Бала тәрәзәне мөстәкыйль ача алмый торган блоклар куйдыртыгыз.

7.Тәрәзәгә рәшәткәләр куйдыртыгыз. Рәшәткә балаларны егылып төшүдән саклый.

8.Тәрәзә янында балаларны нык итеп тотыгыз. Киеменнән тотмаска кирәк. Шулай ук кулларыгыз юеш булмасын. Бала кисәк хәрәкәт ясарга һәм кулдан ычкынып китәргә мөмкин.

9.Балаларга куркынычсызлык дәресләре бирегез. Өлкән балаларны кечкенәләрне карарга өйрәтегез.

10.Баланы беркайчан да караучысыз калдырмагыз!

 

Бала гомерен саклагыз!

Кагыйдәләрне истә тотыгыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International