Игенчеләребез сынатмас

2013 елның 11 мае, шимбә
Игенчеләребез сынатмас
Авыл хуҗалыгы өчен һава торышы бик әйбәт килә. Соңгы яңгырлар алтынга тиңләрлек! Метеостанция хезмәткәрләре әйтүенчә, майда 16,9 мм явым–төшем булган инде. Айлык норма — 35 мм. Элек–электән майның салкынча торуын яраталар. Русларда “Май холодный — год хлебородный” дигән мәкаль дә бар. Салкынча һавада дым да артык югалмаячак, корткычлар да иркенәя алмаячак.
Уҗымнар да әйбәт кышлаган, хәзер алар яшел хәтфә булып күтәрелеп килә. Безнең районда уҗым культуралары 22 мең гектардан артык, үзе зур хәзинә инде бу. Арыш безнең шартларда иң ышанычлысы.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышын карап йөргәндә уҗымнарның торышына да бәя бирде.
— Көздән кемнең ничек эшләве бүген яхшы күренә, — диде ул. — “Ак Барс–агро”, “Ватан” ширкәтләре пар җирләре белән чын–чынлап эшлиләр, көзге культураларны нигездә чиста пар җирләренә чәчәләр, аларның уҗым басуларына карап туймаслык.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә соңгы елларда арыш белән бергә вика да чәчәләр.
— 60 проценты — арыш, 40 проценты — вика, — ди ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. — Массасы сенажга бик әйбәт. Виканы орлыкка да алабыз, аны сораучылар күбәя.
Ширкәт басуларында эш кайный. Канадада эшләнгән авыл хуҗалыгы машиналарын безнең шартлар өчен дә иң уңай, диләр.
“Курса МТСы” ширкәтендә кыр эшләре һәр елны зур оешканлык белән башкарыла. Моңа алдан яхшылап әзерләнәләр, ашлама, ягулык, запас частьлар белән беркайчан тоткарлык юк. Уҗымнар гына шактый кайтышрак, хуҗалык җитәкчесе моны алданрак, коры вакытта чәчү белән аңлата.
“Игенче” ширкәтендә район башлыгы чәчү комплексы янында тукталды. Куәтле “Нью–Холланд” тракторын Хәбир Җәләев егәрли. Комплекс карап торуга ук тәэсирләндерерлек, берьюлы биш хезмәтне башкара. Моңарчы бу басуда күпьеллык үләннәр үскән. Менә шуңа әлеге агрегат килеп керә дә, үзе җирне культивацияләп, тырмалап, чәчеп, катоклап чыга. Шунда ук аммиак селитрасы, сыек аммиак кертә. Тәүлек буе эшли, икенче сменага Илнар Ситдыйков килә. Тәүлеккә 200 гектарга кадәр чәчәләр. Бер гектарга 7 литр ягулык китә.
— Болай эшләү чүп үләне басуга китермиме? — дип кызыксынды Алмас Әминович.
— Әлеге басуны көздән махсус препарат белән эшкәрттек, — диде баш агроном Марат Вахитов. — Монда чүп үлән бөтенләй үсә алмаячак. Узган ел шулай эшләп караган идек, нәтиҗәсе әйбәт булды.
Ширкәтнең Венета басуында “Хорш” комплексы бодай чәчә. Бодай монда 2 мең гектарлап мәйдан биләячәк. Шуның кадәр мәйданны бер комплекс чәчеп чыгарга тиеш. Үзләрендә эшләнгән агрегатның ничек эшләвен Украина белгечләре күзәтеп тора. Безнекеләр әлегә аннан канәгать.
Район башлыгы “Агромол плюс” (элеккеге “Тукай” ширкәте), “Шиһабеддинов”, “Татарстан”, “Нива”, “Кырлай”, “Сафиуллин” хуҗалыкларында җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән сөйләште, сыйфатлы итеп эшләү буенча киңәшләрен бирде.
“Шиһабеддинов”, “Нива” ширкәтләре территорияләрендәге юл буйларындагы җирләрне эшкәртеп үлән чәчәсе бар. Түбән Аты белән Урта Сәрдә арасындагы дамба буйларын агачлар баскан. Урта Сәрдә, Яңасалада ферма тирәләре җыештырылмаган, авыл тирәләре күңелсез хәлдә.
— Хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен оешкан төстә, сыйфатлы итеп башкарып чыгачагына шик юк, — диде Алмас Әминович. — Шул ук вакытта башка мөһим эшләр дә онытылырга тиеш түгел.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International