Урамнар бүген сөенгән

2013 елның 11 мае, шимбә
Урамнар бүген сөенгән
9 Май — шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм ул. Районыбыздан фронтка 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңе батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала.
Димәк, 11 меңләп якташыбызга исән кайту бәхете эләгә. Аларның шактые имгәнеп кайта: кайсы аягын, кайсы кулын югалткан, сәламәтлекләре нык какшаганнары кайтып озак яши дә алмый. Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның 100е генә исән. Вакыт аяусыз, кадерле ветераннарыбызның сафы елдан–ел сирәгәя.
Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык якташыбыз орден–медальләр белән бүләкләнә. Иске Кишет авылыннан Гани Сафиуллин, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Арчадан Валентин Ежков, Бимәрдән Леонид Соколов иң югары бүләккә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар.
Тылдагы халык та үз–үзен аямыйча хезмәт фронтында көрәшә. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән лозунг тылдагыларның коралына әверелә. Якташларыбыз фронтка теккән өс һәм аяк киемнәре җибәрә. Авыл халкы азык–төлек белән тәэмин итеп тора, армиягә икмәк, ит, сөт, яшелчә һәм бәрәңге озата.
Районыбыз халкы танклар, самолетлар төзү өчен 2 млн. сумнан артык акча җыеп бирә. Сугыш елларында район дәүләткә 46 мең тонна икмәк, 24 мең тонна бәрәңге, 18 мең тонна ит, 5 млн. литр сөт һ.б. тапшыра.
Авылда хезмәткә яраклы көч булып, нигездә, хатын–кызлар һәм яшүсмерләр кала. Бишенче сыйныфтан башлап барлык укучылар да авыл хуҗалыгы эшендә катнаша. Сугышка киткән ир–егетләр урынына тракторларга хатын–кызлар утыра. 1942 елда Татарстанның 32 хатын–кыз тракторчысы “СССРның иң яхшы тракторчысы” билгесе белән бүләкләнә. Алар арасында Казанбаш МТСыннан Мәдинә Җамалиева да була.
Фронтта да, тылда да әнә шулай фидакарьләрчә сугыша, хезмәт итә, Җиңү көнен якынайта якташларыбыз. Аларга сугыштан соңгы елларда да бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Бу кешеләр алдында без мәңге бурычлы. Күбесе тиешле кадер–хөрмәтне күрмичә, рәхмәт сүзе ишетмичә арабыздан китеп барды. Илебез җитәкче-ләре, соң булса да уң булсын дип, исән булган ветераннарыбызга, аларның тол хатыннарына бушлай фатирлар биреп бик игелекле эш башкарды. Безнең районда ул аеруча җаваплылык белән, күңел җылысы биреп тормышка ашырылды. Моның шулай икәнлеген республика җитәкчеләре дә күп тапкырлар билгеләп үтте. Мәһабәт, матур йортларны тапшыру тантаналарында ветераннарыбыз күзләреннән яшьләр тамды, әмма бу инде шатлык, сөенеч яшьләре иде.
Шәһәребезнең үзәк мәйданында сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбыз истәлегенә 2005 елда “Дан” мемориале ачылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров: “Мемориаль исәннәргә ата–бабаларыбыз батырлыгын онытмау, тыныч тормышның кадерен белү өчен кирәк”, — дигән иде. Алмас Әминович: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, — дип тә искәртә. Шушы ук мәйданда Советлар Союзы Геройлары аллеясы, тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл һ.б. безнең хәтерләребезне яңартып тора.
9 Май — Җиңү көнендә үткәрелә торган хезмәт коллективлары парады елдан–ел матуррак төсмер ала, иң мәгънәле, ямьле бәйрәмгә әверелә. Быел да шулай булды, күктә кояш балкый, гүя табигать тә сөенә иде.
Һәр елны бу көндә үзәк мәйданнан бәйрәмчә бизәлгән автомашиналар колоннасы үтә. Аларның саны ел саен бергә арта. Быел — 68. Һәр машинада Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары утыра.
Тантаналы музыка астында мәйданга байраклар, шарлар, транспарантларга күмелгән район яшьләре, спортчылар керә. Алып баручылар мәйданнан үтүче һәр коллективка бәя бирәләр. Ватаныбызны саклап калган каһарманнарыбызның оныклары, оныкчыклары үз алларына куелган бурычларны намус белән үтәргә омтылалар. Совет солдатының батырлыгы, ныклыгы һәм туган җиренә мәхәббәте алар өчен югары әхлак үрнәге булып хезмәт итә.
Яшьләр төзелештә, авыл хуҗалыгында эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, сәясәттән дә читтә калмый. Демонстрантлар сафында “Олимп” һәм “Арча” спорт мәктәпләре спортчылары, тренерлары атлый. Әлеге мәктәпләрдә һәм аларның бүлекчәләрендә 1500 укучы исәпләнә.
Районда спортның 29 төре белән шөгыльләнәләр. Республика ярышларында безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясап, призлар яулыйлар.
Менә мәйданга Арчаның Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемендәге 1нче урта мәктәп коллективы якынлаша. Быел бу мәктәп ачылуга 145 ел тула. Әлеге елларда ул җәмгыятебезгә лаеклы бик күп егетләр һәм кызлар тәрбияләп чыгарды. Алар арасында — Советлар Союзы Герое Валентин Ежков, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.
Мәктәптә укучыларга тирән һәм сыйфатлы белем бирү өчен бөтен шартлар бар, аның бүгенге уңышлары да куанырлык.
Арчаның 2нче мәктәбе үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Коллективта әзерлекле укытучылар эшли, алар югары сыйфатлы белем бирә, укыту өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бу уку елында 68 укучы призлы урыннар яулады. Узган ел мәктәп ныклап төзекләндерелде, шартлар тагын да яхшырды.
Арчаның 5нче гимназиясендә 622 бала белем ала. Узган ел 24 укытучы “Безнең яхшы укытучы” бәйгесендә грантка лаек булды. Россия һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә 45 укытучы җиңү яулады.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте республикада махсус уку йортлары арасында әйдәп баручылардан санала. 83 ел эшләү дәверендә ул 15 мең укытучы әзерләп чыгарды. Хәзерге вакытта анда 507 студент белем ала.
Мәктәпләрдән соң мәйданга мәгариф хезмәткәрләре керә. Районыбызда мәгарифкә игътибар зур. Соңгы елларда мәктәпләрнең матди–техник базасы ныгыды, төзелеш, төзекләндерү, җиһазлау буенча бик зур эш башкарылды. Быел Шушмабаш, Лесхоз, Иске Чүриле мәктәпләре, педагогика көллияте ныклап төзекләндерелә, алтынчы, өченче мәктәпләрдә төзелеш эшләре алып барыла.
Медицина өлкәсендә районда 571 кеше хезмәт итә. Районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди–техник базасын ныгыту, җиһазлау буенча зур эшләр башкарылды. Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар.
Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре гаять игелекле эш башкара. Алар көндәлек тормышта чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләргә тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек тудырырга тырыша, киләчәккә ышаныч, өмет уты кабызырга ярдәм итә.
Мәдәният хезмәткәрләре адресына да мактау сүзләрен күп әйтергә мөмкин. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары югары дәрәҗәдәге чыгышлары белән 18 тапкыр халыкара һәм региональ чараларда катнашты һәм җиңүләр яулады.
Арча зона электр элемтәсе узелы –“Таттелеком” компа-ниясенең иң эре региональ элемтә операторларының берсе. Учреждение 7 районга хезмәт күрсәтә. Бүген район территориясендә 10 меңнән артык абонент телефон чел-тәренә, 7 меңе — югары тизлектәге “Летай” Интернетына тоташтырылган. Өч ел инде санлы телевидениегә тоташтыру хезмәте күрсәтелә.
Газ куллану хезмәте коллективы газ системаларын аварияләрсез, куркынычсыз куллану, газ белән өзлексез тәэмин итү буенча гаять мөһим эш башкара.
“АСПК” акционерлык җәмгыяте эшли башлаганнан бирле 395 млн. кирпеч җитештерде. Ассортимент елдан–ел киңәя, сыйфат яхшыра.
“Водоканал–Сервис” һәм “Тепло–Сервис” ширкәтләре Арча шәһәрендә яшәүче халыкны су һәм җылылык белән тәэмин итә, башка мөһим хезмәтләр башкара.
“Арча элеваторы”, “Арча АТПсы”. “Арча сәүдә идарәсе”, “Арча КСМы”, “Металл”, “Арча МСОсы”, почта элемтәсе, “Энергосервис”, “Арча нефть продуктлары” коллективларының да хезмәтләре мактаулы.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннары, “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы әгьзалары да мәйданнан горур атлап үтте. Алар барысы да Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән кешеләр.
Парад тәмам. Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митингны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты.
— Зур ихтирам хисе белән сезне бөтенхалык бәйрәме —Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм! — диде ул. —Җиңү көне — Ватаныбыз өчен чын мәгънәсендә бөек һәм иң кадерле, тарихыбызда әһә-миятен беркайчан да югалтмаган изге бәйрәм. Бу көн гомумхалык бердәмлеге, ата-бабаларыбыз намусы һәм даны тантанасына, чиксез рәхмәт хисләре, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символына әйләнде.
Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларын җимерде. Әлеге афәт китергән яраларны шәһәр һәм авылларыбыз, кыр-урманнарыбыз әле бүген дә онытмый.
Безнең районыбыз 25 мең ул һәм кызын фронка озатты. Аларның 14 меңе туганнары янына әйләнеп кайта алмады. Иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугыш китергән югалтуларны бернинди бизмән белән дә үлчәп булмый, илнең иминлеге өчен гомерләрен корбан иткән һәм фронттан әйләнеп кайткан ветераннарның кылган батырлыкларына тиң бүләк юк. Завод цехларында, колхоз кырларында, урман кисүдә, окоп казуда җиңүне якынайтуда күп көч куйган һәм ару-талуны белмәгән хезмәткәрләрне дә күңел түрендә мәңге саклаячакбыз.
Сугыштан соңгы авыр елларда да бу фаҗигале чорга шаһит булган буынның тырышлыгы, рух ныклыгы белән, илебез харәбәләрдән күтәрелеп, чын мәгънәсендә бөек илгә әверелде. Бүген дә, юлыбыздагы кыенлыкларны җиңеп чыгып, дәүләтебез үзенә элек тә хас булган көч һәм куәтен яңадан кайтарды. Монда да өлкән буын кешеләре күрсәткән каһарманлык барыбызга да үрнәк булып тора.
Сезне чын күңелдән шушы мөкатдәс көн беләм котлыйм, тиңдәшсез батырлыгыгыз һәм фидакарьлелегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм! Илебез һәм күгебез һәрчак аяз булсын, балаларыбыз, оныкларыбыз бервакытта да сиреналар тавышын ишетмәсен! Уртак йортыбызда беркайчан да сугышлар булмасын! Безгә өлкән буыннардан мирас булып калган мәңгелек Бөек Җиңү байрагы озак еллар ирекле һәм горур рәвештә какшамас илебез өстендә җилфердәсен!
Аннан соң ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүз алды. Ул халкыбызның, шул исәптән арчалыларның да дошманны җиңүгә лаеклы өлеш кертүләрен әйтте.
— Арча төбәге биш герой биргән. Арча — милләтебезнең чишмә башы, бөек Тукайны биргән төбәк, — диде ул. — Киләчәктә дә уңышлар, бәхет насыйп булсын үзегезгә!
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Мөрәҗәгатен укыды, бәйрәм белән тәбрик итте.
Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Вәлиев ветераннарга бушлай фатирлар биргән, һәрьяклап кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ил, республика, район җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.
Митингта катнашучылар ил азатлыгын яклап һәлак булганнар истәлеген бер минут тын калып билгеләп үттеләр.
Бәйрәм бик оешкан төстә, матур үтте. Бөтен коллективлар да әйбәт әзерләнгән, мәктәпләр, педагогика көллияте, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. хезмәтен искиткеч дип бәяләп була. Мәйданны бизәүчеләр дә тырышкан. Һәммәсенә зур рәхмәт!
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International