8 нче июль көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенә ветеран укытучы, Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәки кызы исеме бирелү һәм мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Бүгенге тантанада Стелла Зәки кызы Габдрахманова, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Стелла Зәкиевнаның укучысы Галимуллин Илшат Әхәт улы, Арча районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы, ветеран укытучылар, педагогик коллектив катнашты.
Яңа Кенәр мәктәбе – үзе бер гасырлык мәктәп. Ул үзенең укытучылары, укучылары белән чын мәгънәсендә горурлана. Мәктәп тарихында якты эз калдырган, югары дәүләт бүләкләренә лаек булган укытучыларыбыз Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова, РСФСРның Атказанган укытучысы Рәгыйб Усман улы Халитов, Татарстанның Атказанган укытучылары – Хәбир Фәйзрахман улы Габдрахманов, Рәфыйкъ Гатаулла улы Гатауллин, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Әсәт кызы Иванова, Халык мәгарифе отличниклары, Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәрләре, гомерләрен шушы мәктәпкә багышлаган барлык мөгаллимнәрне бүген зур горурлык хисләре белән искә алына.