Бер-беребезгә игътибарлы булыйк

2021 елның 9 июле, җомга

Узган ялларда районда ике җәяүлене машина бәрдергән. Икесе дә һәлак булган.

Юл һәлакәтләре турында, ни кызганыч, бик еш ишетеп торабыз. Ярый ла, машинага гына зыян килсә, кешеләр һәлак була, төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Шунысы бик аяныч.

Безнең районда алты айда 9  юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхеткә, һәлак булучылар юк, 16 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Кызганыч, араларында 3 бала да бар. 13 июнь көнне Арча станциясендә Коммуна урамында юл кырыеннан барган 2007 елгы баланы машина бәрдереп китә. Бала тән җәрәхәтләре ала. Гаепле кеше һәлакәт булган урыннан кача. Аны әле дә эзлиләр.

Ә узган яллар тагын да аянычрак булды. Ике көндә ике кешене машина бәрдерде һәм икесе дә кеше үлеме белән тәмамланды.

– 3 июль кичендә караңгыда Шушмабаш авылында кызу тизлек белән барган “Лада-217030” машинасы кеше бәрдерә. 1973нче елгы җәяүле машина юлы уртасында утырган була. Яктылык кайтаручы элементлар юклык та үзенекен итә. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлак була, – дип аңлатты вакытлыча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы полиция капитаны Илфат Шиһабиев.

– Өйләнмәгән, әти-әнисе белән яши иде ул, – диде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Башта агроном булып эшләде, соңгы елларда эш урыны юк иде. Эчкән булган. Әти-әнисенә күпме хәсрәт китерде.

4 июльдә Казан-Малмыж юлында (Иске Төрнәле белән Дүртөйле арасында) Арчадан Балтач ягына кызу тизлек белән баручы “Хундай Аксент” машинасы 1965нче елгы җәяүлене бәрдерә, – диде Илфат Шиһабиев. – Караңгы вакыт һәм авылдан читтә булуга карамастан, җәяүле яктылык кайтаручы элементларсыз юлга чыга. Транспорт белән идарә итүче аны күрми. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлак була.

– Үрнәк авылыннан ул. Әти-әнисе вафатлар. Өч бертуган яшиләр иде. Өйләнмәгән. Авылда туганнары бар, – диделәр Үрнәк авыл җирлегендә.

Караңгы вакытта торак пункттан читтә йөрергә туры килгәндә, яктылык кайтаручы элементлар турында онытмаска кирәк. Ул, һәрхәлдә, кешенең тормышын саклап калырга мөмкин.

– Юлда кеше утырганын да, караңгыда юл кырыеннан җәяүле барганын да күрүчеләр булган. Юлда исерекләрне күргән очракта, 112, 3-12-02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

Әйдәгез, юлда бер-беребезгә карата игътибарлы булыйк. Әлеге ике очракта дүрт гаиләгә хәсрәт килде. Ике гаилә якыннарын югалтты, транспорт белән идарә итүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен дә күңелле хәл түгел.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International