Урамда Коръән ашы

2021 елның 9 июле, җомга

Арчаның Кызыл Бистә урамында олысы-кечесе җыйналып, Корьән ашы үткәрделәр.

Бу матур гадәт 2008 елдан бирле кабатлана инде.

“Ул чактагы яшь гаиләләрдә балалар үсеп буйга җитте, безнең оныклар кияүгә бирерлек булды, – диде шушы урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова. – Соңгы вакытта гына тукталып торган иде. Быел яңадан шул матур гадәтне кайтарырга булдык. Иң беренче булып күршеләр, беренче чиратта уң як күршеләрем Тәүрис һәм Мөслимә белән уртага салып сөйләштек, аннан башкаларга җиткердек. Барысы да күтәреп алды”.

Күз алдыгызга китерегез – урам уртасында “П” хәрефе кебек өстәлләр урнаштырганнар, эскәмияләр тезгәннәр. Өстәл ризыклар белән тулган. Шунда гына зур казанның берсендә корбан итеннән шулпа, икенчесендә пылау пешә, самоварда чәй кайный. Аның янында зур чүмечләр белән хатын-кызлар мәш килә. Бераздан өстәл тирәли кешеләр урын ала. Һәм урамга азан тавышы яңгырый.

– Ул көнне әзерлек иртәдән башланды. Тәүрис, Шамил, Илфат, Азат, Илсур, Айдар, Камил абый, Фәргать, Алмаз өстәл, эскәмияләрне куйдылар. Азык-төлек алу өчен генә дә кибетләргә ничә тапкыр чыгып кердек, – диде Сәгыйдә. – Табын әзерләүдә кулы тими калган кеше булмагандыр. Гөлсирә апа пылау пешерде. Искиткеч тәмле килеп чыккан иде. Алсу белән Илфат, Шамил белән Розалия, Рәйсә, Әлфия апа, Зәйтүнә, Гүзәл, Эльвира, Кәримә, Сания, Ләйсән, Гүзәлия, Рамилә – барысы да көн буе табын әзерләүдә булдылар.

Сәгыйдәнең үзе турында әйтеп тә торасы юк инде. Ул идеясен җиткерүче дә, башлап йөрүче, оештыручы да.

“Урамыбызның һәр нигезе, гаиләләре тыныч булсын, балалары, оныклары, оныкчыклары исән-имин, сау-сәламәт йөрсеннәр, дип үткәрелә урам Коръән ашы”, – диләр өлкәннәр.

– Юкка гына безнең Кызыл Бистә урамы шәһәрдә тыныч урамнарның берсе булып саналмый, – диде Сәгыйдә Гаязова. – Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрләр күрсәтмәсен, борчу-казалар бирмәсен.

Өлкән буынга бу изге эш күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә, киләчәккә ышаныч тудыра. Яшьләр өчен тәрбияви чара. Чөнки анда өлкән апалар, абыйлар гына түгел, яшьләр, балалар да бар иде. Алар да иң изге теләкләргә кушылып дога кылдылар.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International