“Мәрхәмәтлек үзәге” каршында көндезге тору бүлеге эшләп килә. Анда йөрүчеләр кул эшләре белән дә шөгыльләнә.
Көндезге тору бүлегенә өлкәннәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк мөмкинлекләре чикле булганнар йөри.
– Алар атнага ике-өч тапкыр килә. Башта мәдәни-масса чаралары үткәрелә, ягъни, җырлыйлар, бииләр, спорт күнегүләренә дә урын бирелә. Аларын Рузалия Шакирова алып бара. Аннан инде бергәләп кул эшләренә тотынабыз. Сәгать ярым шөгыльләнәбез, – диде Фирая Ризванова.
Фирая Фидаиловна үзе Саба районыннан, Шәмәрдән кызы. Арча педагогика көллиятендә белем алган, Иштуган авылында мәктәптә башлангычларны укыткан, кияүгә чыгып Арчага килгән һәм “Мәрхәмәтлек үзәге”нә урнашкан. Кул эшләренә каян өйрәнгән? Үзең белмәсәң, аны башкаларга өйрәтеп булмый бит.
– Педагогика көллиятендә технология дәресеннән безгә Фәридә Гайнетдинова керә иде. Ул тегәргә дә, кул эшләренә дә өйрәтте. Менә, ярап та куйды, – диде ул.
Көндезге тору бүлегендә эшләнгән әйберләргә күз төшерәм. Ниләр генә юк анда – тегелгән, чигелгән, кәгазьдән, тукымадан, җепләрдән – кул астында нәрсә бар, шулардан ясалган әйберләр. Милли киемнәрдән курчаклар иң төп урынны били.
– Төркемдә егермедән артык кеше. Өлкәннәр дә, мөмкинлекләре чикле булганнар да бар, – диде Фирая Ризванова. – Дәресләр нинди булса да бер темага багышлана. Мәсәлән, узганында тастымалга чуваш орнаментлары чиктек. Кайберләре эшләрен өйдән алып килә һәм монда дәвам итә. Авыррак булганда мин булышам. Шулай бергәләп тукымадан чокырлар, шикәр савытлары ясадык. Тимур Солтанов дигән егетебез чәйнек астына куярга әйберләр текте, фанерга яндырып бизәкләр дә төшерә ул. Тимурның әтисе Айрат та кул эше остасы. Ул өендә күннән сумкалар, читекләр һәм башка әйберләр тегә.
– Материалларны каян аласыз?
– Акча бирәләр һәм кибеттән сатып алабыз. Үзләре дә алып киләләр. Бигрәк тә өлкәннәр.
Күргәзмәләр дә үткәрәләр һәм анда үз куллары белән ясаган әйберләрне сатуга да куялар икән. Акчалары үзләренә була.
– Көзен Яңа Кенәр социаль-тернәкләндерү бүлегенә концерт куярга барган идек. Шунда күргәзмә дә оештырдык. Бик күп әйбер сатылды. Күңелләре булды, – диде Рузалия Шакирова.
Фирая Ризванова үз хезмәтен яратып башкарган кебек, кул астында шөгыльләнүчеләр турында да якын итеп сөйли, аларның тырышлыкларына соклана. Бу кул эшләре башкару гына түгел, аралашу урыны да.
Гөлсинә Зиннәтова