Үзең турында кайгырт

2021 елның 16 июле, җомга

Юлларда самокатлар катнашында юл һәлакәтләре саны ешайды.

Республикада шундый ун очрак теркәлгән инде, аларда бер кеше һәлак булып, ун кеше тән җәрәхәтләре алган, 900 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларга самокатларда чыгучылар белән аңлату эшләре дә алып баралар. 900дән артык кеше административ җаваплылыкка да тартылган. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, дәүләт юл инспекциясе идарәсе электросамокатларны һәм башка шуңа ошаш җайланмаларны юлдан читтә ябык территориядә яки махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International