Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2021 елның 30 мартында 41 яшьлек Гадил Әүхәдиев Арча шәһәрендәге яшәү урынында була.
Шул вакытта аның янына фатирга полиция хезмәткәрләре килә. Алар элек хөкем ителгән, урлауда катнашы булган башка кешенең яшәү урынын ачыкларга телиләр.
Әүхәдиев исерек хәлдә була, хокук саклау хезмәткәрләренә сүгенә һәм үзен агрессив тота, бер полиция хезмәткәренә суга.
Ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Арча район суды Г.Әүхәдиевне РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсе 1нче өлешендә каралган (үз вазыйфаларын үтәгәндә власть вәкиленә карата көч куллану) җинаятьне ясауда гаепле дип тапты һәм 25 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе