Җәй җитүгә Арча чәчәкләргә күмелә. Тик алар карап тормасаң, үзләре үсми. Бигрәк тә быелгы кебек эссе, коры җәйдә
“Жилкомбытсервис” ширкәтенең төп эше – шәһәрне төзекләндерү. Көн дә иртән кешеләр йокыдан торганчы махсус техника чәчәкләргә, юлларга су сиптерә, эшчеләр эссе кояш астында чүпләрен утый. Кышын урамнарны кардан чистарталар. Язын агачларны тәртипкә китерәләр. Көндәлек күзгә күренми торган, әмма бик тә кирәкле хезмәтләр.
Элек каты көнкүреш калдыкларын түгүне дә бу оешма башкара иде. Тик ике ел элек аны икенче оешмага йөкләделәр. Әмма аның белән “Жилкомбытсервис” ширкәте күрсәткән хезмәтләр кимемәде, киресенчә, яңалары гына өстәлде.
– Полигон безнең карамакта. Шуннан файдаланып һәм халык мәнфәгатьләрен искә алып, оешмалардагы, хуҗалыклардагы, сәнәгать, төзелеш калдыкларын түгү өчен без 8 кубометр сыешлы бункерлар куябыз. Агач чүп-чарлары, бакча чүпләре (бәрәңге сабаклары, яшелчә, чәчәк сабаклары һәм башкалар) булса да, безгә мөрәҗәгать итәргә була, – диде ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимов.
Арчада да (шулай ук авылларда да) үз йортлары белән яшәүчеләр, бакчада яшелчәсен, бәрәңгесен үстерүчеләр, терлек, кош-корт асраучылар бар. Аннан үз йортың булгач, даими төзекләндереп торырга кирәк. Төзелеш калдыклары җыйнала. Контейнерга сыймый, янына куярга ярамый. Менә шундый вакытта “Жилкомбытсервис” ширкәте ярдәмгә килә ала. Аның өчен бер шалтырату җитә.
Ширкәтнең үзенең сәнәкле, чүмечле тракторлары бар. Бункерны китереп куялар, тулгач алып китәләр. Кирәк икән, төйиләр дә. Кулың да тими.
Йөк алып кайтасы булса да “Жилкомбытсервис” ширкәте ярдәм күрсәтергә әзер. Кран-каланчалары да бар. “Амкадор” тракторын балчык төяү, кышын кар чистарту, грейдерны юллар тигезләү өчен файдаланалар.
Көз җитүгә агачлар кисү башлана. Бу очракта да югалып каласы юк, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза гына язарга кирәк. Ул аны “Жилкомбытсервис”ка юллый, эшчеләр агачларны кисеп, төяп, түгеп тә бирәләр.
Соңгы елларда ширкәт тагын бер хезмәт күрсәтә башлады. Баштарак ул Арча өчен сәеррәк тоелды. Әмма бер белеп алгач, халык аның кирәклеген аңлады. ”Соңгы юлга озату” (“Прощальный кортеж”) дип язылган махсуслаштырылган “Газель” машиналары бар.
– Соңгы юлга озату күп очракта кыенлыклар тудыра. Беренче чиратта транспорт мәсьәләсе килеп туа. Мәетне ерактан алып кайтырга кирәк булганда бигрәк тә. Шул очракта безгә мөрәҗәгать итәргә була, – диде Альберт Хәкимов. – Мәетне зиратка озатканда да ярдәм итәбез. Ерактан да алып кайтып бирәбез. Уңайлыгын аңлап алдылар инде, моннан хәзер бик күп кеше файдалана.
Гөлсинә Зәкиева