10 июльдә көндез Арчаның Ямашев урамында янгын чыкты. Анда бер кеше һәлак булып, бер кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.
- Быел районда янгыннар ешаеп китте. Кеше үлеме белән тәмамланганы да икенчесе. Февраль аенда Төбәк-Чокырчада булган янгында да бер кеше һәлак булган иде.
2021 ел башыннан районда 34 янгын теркәлде. Узган ел бу чорда 26 янгын булган, – диде янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин. – Быел җәй башыннан гына да алты янгын очрагы теркәлде инде.
Соңгысы алда әйтеп үткән Ямашев урамында. 23 номерлы йорт янды. Шул тирәдән әйләнеп үтәргә туры килде. Элеккеге урам, бер-берсенә терәлеп үк диярлек салынган йортлар. Катырак җил булса... Алла сакласын.
23нче йорт янына килеп туктадык. Тышкы яктан капкасы да үз урынында, өй дә җимерелмәгән. Ватык тәрәзәләрдән генә янып, каралып беткән өй эче күренә. Янган ис килә.
Ул көнне янгын күреп бөтен урам халкы шул тирәгә җыела, шлангтан су сиптерә башлыйлар. Тик кая инде аның белән генә янгын сүндереп булсын. Ярый, тиз арада янгын сүндерү машинасы килеп җитә. Якын-тирәдәге өйләргә зыян килми кала. Бер йорт анда бөтенләй үк терәлеп беткән. Җирдә яткан агач баскычка кабып, ут аларга якынлаша да башлаган булган.
– Бу йортта 50 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат яши. Ялгызы. Эчәргә ярата. Янгын чыкмаса гына ярар иде, дип курка идек инде, – диләр шул тирәдә яшәүче күршеләре.
Һәм менә янгын. Сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Шуның нәтиҗәсендә 1966 елгы хатын-кыз һәлак булган, хуҗаны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта ул комада, диләр.
– Быел 3-4 майда “Торак” операциясе нигезендә шәһәр Советы вәкилләре белән берлектә Ямашев урамы буйлап белешмәләр тапшырып йөрдек. Гражданнар җыелышларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен халыкның исенә төшердек, – диде янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторы Илгизәр Исмәгыйлев. – Янгыннар бик еш кына ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә була. Аек булырга кирәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсеннәр, өйдә тәмәке тарт-масыннар иде. Электр приборларын төнгә яндырып калдырырга һич ярамый. Үз йортлары белән яшәгәннәргә электр үткәргечләрен күзәтеп торырга, тузганын вакытында алыштырырга тәкъдим итәбез. Әмма ул эшне профессионалларга ышанып тапшырырга кирәк. Җылыту мичләре, төтен юлларын төзек тотарга. Янгынны вакытында ачыклау өчен өйдә янгын сигналы куйдырсыннар. Ул төнлә дә уянырга ярдәм итәчәк. Сак булыгыз.
– Ул көнне 112 номерына шалтырата алмадык, – диделәр Ямашев урамындагылар.
– 112 номерында ике генә линия. Эләгә алуы бик авыр. Шуңа 101 номерын җыярга кирәк. Анысы турыдан-туры бара, – дип аңлаттылар безгә янгын күзәтчелеге бүлегендә.
Карак бер әйберне алып чыкса, янгын бар нәрсәне юк итә. Игътибарлы һәм сак булыгыз.
Гөлсинә Зәкиева