Эш штрафта түгел...

2021 елның 16 июле, җомга

Узган ялда Арча-Яңа Кенәр чатында ашыгыч ярдәм машинасы белән “ВАЗ-2114” җиңел автомобиле бәрелеште.

Ашыгыч ярдәм машинасының Балтачтан алты айлык баланы Казанга алып барышы булган. “Мигалка”сын җибәргән, ә сиренаны тоташтырмаган. Светофорның кызыл утына кергән.

“Бу очракта транспорт белән идарә итүче беренче чиратта куркыныч янамавына инанырга, аннан гына юлны дәвам итәргә тиеш”, – дип аңлаттылар ЮХИДИ хезмәткәрләре. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче тән җәрәхәте алган. Ул Арча үзәк хастаханәсенә озатылган. Бәхеткә, балага зыян килмәгән, ул махсус урында булган.

Әлеге юл һәлакәте ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Бу язма да ашыгыч ярдәм машиналары белән бәйле. Әмма сүз аларга юл бирмәүчеләр турында барачак. Шундыйларны ачыклар өчен ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Алмаз Зарипов һәм Рөстәм Хәкимов белән Арча үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм машинасы белән Арча буйлап рейдка чыктык.

– Мин 15 ел инде ашыгыч ярдәм машинасында эшлим, – диде Роберт Мәгъсумов. – Казанга бик күп тапкырлар барырга туры килде. Көнгә 2-3 рейс ясаган вакытлар булды. Шәһәрдә юл бирәләр, олы юлда үткәреп җибәрмиләр. Каршыга килгәннәр күрә дә бит әле. Без кунакка бармыйбыз, авырулар янына беренче ярдәм күрсәтергә ашыгабыз, югыйсә. Юлда авыруларга кислород сулатып, ашыгыч ярдәм күрсәтеп барган вакытлар да була.

Безнең Арчада андыйлар юк диярлек, дип әйтергә өлгермәдем, Арча урамында ук мигалка, сирена белән барган ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән “Ларгус” машинасын туктаттылар. Арчаны әйләнеп үтү юлына чыгу белән икенче шундый ук маркалы автомобиль “эләкте”.

– Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән очракта штраф 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, – диде Алмаз Зарипов.

Ләкин эш штрафтамы?! Ярый ла без рейдка, кагыйдәләрне санга сукмау-чы транспорт белән идарә итүчеләрне кисәтергә генә чыктык. Әгәр ул машинада үлем белән көрәшеп яткан кеше булса? Икенче вакыт юлда тоткарланып шушы ук кешеләрнең якыннарына ашыгыч ярдәм машинасы килеп өлгермәсә? Транспорт белән идарә итүчеләр бу хакта да онытмасыннар иде.

Соңгы вакытта юлда җәяүлеләрне бәрдерү турындагы мәгълүматлар еш ишетелә башлады. Каядыр читтә түгел, үзебезнең районда.  Шушы араларда гына шәһәрнең үзендә, Казансу елгасы аша салынган зур күпер янында 1958 елгы велосипедчыны бәрдереп киттеләр. Ир-ат һәлак булды. Юл һәлакәте сәбәбе ачыклана.

Караңгы вакытта юл кырыеннан барган ике  кешене машина бәрдереп китүе һәм икесенең дә һәлак булулары турында язган идек инде. Бу очракларда беренче сәбәбе – җәяүлеләрдә яктылык кайтаручы элементлар булмау. Кышын кар яктысы бар, дибез. Хәзер көннәр кыскара башлады. Җәендә төнлә олы юлда караңгы. Шуңа шәһәрдән яки авылдан читтә юл кырыеннан барырга туры килгәндә, яктылык кайтаручы элемент булу мәҗбүри. Җәяүлеләргә шәһәр эчендә йөргәндә дә аны куллану тәкъдим ителә. Яктырак булган саен куркынычсызрак.

– 40 километр тизлек белән барганда да транспорт белән идарә итүче җәяүлене 25 метрдан да күрмәскә, ә яктылык кайтаручы элементлар булганда 150 метр арадан да күреп алырга мөмкин, – дип аңлаталар ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Торак пункттан читтә юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементлар булмаган өчен административ җаваплылык та каралган. Штраф күләме 500 сум.

Алты айда районда юл һәлакәтендә һәлак булучылар теркәлмәгән иде. Соңгы арада гына да өч кеше һәлак булды. Йөрәк өшеткеч хәл. Җәяүлеләр дә, транспорт белән идарә итүчеләр дә, сезгә мөрәҗәгать итәбез, зинһар, юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр автомобиль юлында исерек җәяүле күрәсез икән, 3-12-02, 112 номерларына шалтыратып яки Арча ЮХИДИ бүлекчәсенең телеграм-каналына (https://t.me/GIBDD Arsk) хәбәр итегез.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International