Иң яхшы ирекле янгын сагы бүлекчәсе – Арчада

2021 елның 16 июле, җомга

Арча стадионында республикакүләм бәйге узды. Янгын сүндерүчеләр “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сагы бүлекчәсе” исеменә ярыштылар.  

Республикада 11нче тапкыр уздырылган бу бәйгенең быелгысы Арча районында оештырылды. Ярыш кысаларында республика районнарыннан  тупланган ирекле янгын сагында эшләүче иң көчле 45 команда үзара көч сынашты. 

Ирекле янгын сүндерү дружиналары элек-электән булган һәм бүгенге көнгә кадәр һөнәри янгын сүндерүчеләрнең төп ярдәмчеләренең берсе булып кала. Янгын булган очракта норматив буенча куелган вакыт эчендә килеп җитә алмый торган авыллар аз түгел. Әнә шундый ерак авыллар өчен ирекле янгын сагы бүлекчәләре булдыру кирәк.

7 июль көнне ирекле янгын сүндерүчеләр бер урынга җыелды. Бәйге иртәнге 9 сәгатьтән башлап көндезге 4кә кадәр дәвам итте. Кунакларны стадион капкасы янында ук гармун һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Биредә урнашкан йортлар татар, рус, мари, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен чагылдыра. Алга таба кунаклар балаларның чыгышларын карады. Янгын сүндерүгә багышланган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Балалар өчен ярышлар һәм уеннар уздырылды.

Төп өлеш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Катнашучылар парадка тезелеп басты. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ачып җибәрде. “Бирегә без иң көчле 45 команданы җыйдык. Бүгенге көндә республикада 661 ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе бар. Алар һәр тәүлектә безнең белән беррәттән кизү тора. Җитәкчелек исеменнән һәркайсыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, – диде ул.

Катнашучылар коткару, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү күнекмәләре буенча ярыштылар. Арча стадионында чын мәгънәсендә кызу көн булды.

Җиде сәгатькә сузылган ярышлардан соң, хөкемдарлар нәтиҗә чыгарды. Һәр команда көчле, җитез, оста иде. Шуңа да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады.

Беренчелекне үзебезнекеләр – Арча районы алды. Җиңгән командага күчмә кубок һәм “ЗИЛ-131” машинасы бирелде. Яңа янгын сүндерү машинасы Үрнәк авыл җирлегенә кайтып китте.

Икенче урынны – Әлмәт, өченче урынны Сарман районы командалары яулады. Җиңүчеләрне тагын бер кат алдынгы урыннары белән котлыйбыз, катлаулы һәм җаваплы хезмәтләрендә янгын сүндерүчеләргә исән-имин эшләүләрен телибез.

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International