8 июль көнне районыбызның Яңа Кенәр мәктәбенә Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәкиевна Габдрахманова исеме бирелде.
Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Стелла Зәкиевнаның укучысы Илшат Галимуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, авыл җирлеге башлыгы Рафаил Фәхретдинов, ветеран укытучылар катнашты.
Район башлыгы әлеге чараның авыл өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур тантана булуын ассызыклады. “Районыбыз тарихына зур өлеш кертүче якты кеше сез. Алдыгызда башымны иеп, хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәм. Сез тәрбияләгән, укыткан укучылар бүген зур кешеләр. Сез бик бәхетле. Сәламәт булыгыз!” - диде ул тантананың иң кадерле һәм иң зур кунагы Стелла Зәкиевнага.
Сигезенче дистәсен ваклаучы Стелла ханым бүген Яңа Кенәр авылында яши. Педагогика институтын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч биредәге мәктәптә эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы үз хезмәтенә тугры кала. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, үз юлларын әлеге юнәлеш белән бәйләүчеләр өчен үрнәк була ул. Тирән белеме, үзенә генә хас мөгаллимлек осталыгы белән күпләрне җәлеп итә. Стелла Габдрахмановага 1978 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
“Мәктәбебезгә әлеге исем бирелү бер яктан чиксез горурлык булса, икенче яктан зур җаваплылык та. Шундый хөрмәтле кешенең исеменә тап төшерми, белем учагыбыз гел югары баскычларга гына күтәрелер дип ышанып калабыз. Биредә Стелла Зәкиевна үрнәгендә эшләүче укытучыларыбыз хезмәт куя. Димәк мәктәбебез дә остазыбыз кебек танылган һәм данлыклы булыр,”- дип чыгыш ясады мәктәп директоры Әгъзәм Гайфуллин.
Кунакларның чыгышлары мәктәп укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр җырда, һәр шигырьдә укытучы хезмәтенә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Истәлек тактасын Стелла Габдрахманова үзе ачты. Дулкынландыргыч мизгелләр алдыннан күңеленнән чыккан ихлас теләкләрен җиткерде. Мактаулы да, авыр да хезмәт юлын сагынып искә алды ул.
Гөлнур Миннебаева