Җаваплылыкны көчәйтергә

2021 елның 16 июле, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәмов җитәкчелегендә юл иминлеге комиссиясенең утырышы булды.

– Соңгы вакытта район территориясендәге юлларда хәлләр әйбәттән түгел, – диде Р.Мөхәррәмов. – Безгә килеп туган хәлләрне анализлап, тиешле чараларны күрергә кирәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата законда каралган кискен чараларны  кулланырга кирәклеген искәртте. Кемнең кем булуына карамастан. Бер атна эчендә өч җәяүлене бәрдереп үтерделәр.

Гаеп атта да, тәртәдә дә. Эчкән хәлдә транспорт белән идарә итәләр, җәяүлеләр исерек хәлдә юлда йөри (Шушмабаштагысы утырып тора). Караңгыда бик хәтәр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаганда бигрәк тә. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов әлеге кешенең юлда утырып торганын күрүчеләр булган, ди. Әмма берәү дә моңа игътибар бирмәгән, битарафлык кеше гомере өзелүгә китергән.

Утырышта юлларда иминлекне арттыруга юнәлтелгән чаралар билгеләнде.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International