Район Советының чираттагы утырышы

2021 елның 16 июле, җомга

13 июльдә район Советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Депутатлар алдында районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгында район бюджеты үтәлеше буенча хисап тотты. Утырышта шулай ук район тормышына кагылган хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз. 

Соңыннан Илшат Габделфәртович 19 ел районның иң зур Яңа Кенәр авыл җирлеген җитәкләүче Рафаил Фәхретдиновны 55 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, аңа  Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International