Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итә

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

2021 елның 4 августында Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бинасында башкарылачак.

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International