2021 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре тулы мәгълүмат, хокукый консультация алырга ярдәм итәчәк, бәхәсле хәлләрне аңлатачак.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 номерына WhatsApp аша җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 09.00 - 15.00 сәг.