Күлләрдә балык үскән елларда

2021 елның 23 июле, җомга

Балык хуҗалыгы төп буасы дамбасыннан узган саен: “Менә моны эшләп караганнар”, –  дип уйлап куям.

Ярты гасырдан артык вакыт узса да, һич тә бирешергә теләми ул. Аны төзүчеләргә һәйкәл куярлык. Ни өчен икәнен алар үзләре дә белми инде. Ә мин беләм!

1978 елның июль аенда узган көчле давыл вакытында мин Казанда укуда идем. Икенче көнне генә кайттым. Поезддан төшүгә күзгә ташланган күренеш  тәэсирләндерерлек иде. Тирә-якта ауган, сынган агачлар ята. Электр баганаларының да күбесе түнгән. Автобуслар йөрми, ул елларда шәхси машиналар юк әле. Юлларда хәрәкәт тә юк диярлек. Җәяүләп атларга туры килде, Корайванга иң якын юл – балык хуҗалыгының төп буасы дамбасы аша. Анда килеп җитәрәк эчкә шом керде – буа түгел, диңгез анда! Су дамба белән тип-тигез! Менә түгеләм, менә түгеләм дип тора.

Курка-курка булса да кердем инде дамбага, аны узып тауга менгәч бераз хәл алып утырдым. Әгәр ерып китсә күпме хикмәт ясаячак иде бу көч! Ураган кинәт килгән, электр булмагач су җибәрү җайланмаларын да ача алмаганнар.

Бер танышым җай чыкканда: “Идеясе әйбәт, тормышка ашыручылары гына шундый”, – дип әйтә торган иде. Дәүләт балык хуҗалыкларын күпләп төзеп халыкны арзанлы һәм шул ук вакытта организм өчен бик тә кирәкле матдәләргә бай балык ите белән тәэмин итү турында кайгырта. Өлкәнрәкләр һәр чәршәмбедә ашханәләрдә үткәрелә торган “Балык көне”н хәтерлидер әле. Бу көнне бары тик балыктан әзерләнгән ризыклар белән генә  сыйлыйлар. Тиеннәр генә торган мойва балыкларын халык тавык чебиләренә, үрдәк бәбкәләренә ашата иде (эче тулы уылдыклы бу балыклар искә  төшсә, авыздан сулар килә). Бүген инде кибеттәге “алтын” балыкларны сатып алу һәр гаиләнең көченнән дә килми...

Мин үзем балык хуҗалыгының иң уңышлы эшләгән чоры Ринат Шиһабиев җитәкчелек иткән еллар иде, дип уйлыйм. Юл идарәсендә баш инженер булып эшләп йөргән җиреннән алып куйдылар аны. Төрле кеше җыелган коллективны  сафландырып, менә дигән итеп эшли ала торган көч туплады ул. Буаларда яз, җәй, көз буе эш кайнады, елына 1 мең тоннага кадәр балык үстерделәр, 600 тонна чамасы сатуга китә, калганын кышлатып чыгаралар иде. Районда орден, медаль кавалерлары булган балыкчылар барлыкка килде.

Үзе дә тәртип яраткан, башкаларга да таләпчән директорга  “Рейган” дигән икенче исем дә таптылар. Халык шагыйрь бит ул, әдип бит ул. Ул елларда АКШ белән идарә иткән президент Рейган белән “адашлар”  булу үзе бер  дәрәҗә иде инде ул.

...Бервакыт Ринат Миңһаҗ  улы балык сатыла торган киоскка туктый. “Арча балыгы” дигән язуны күргәч, “Арчада мондый балык юк!” – ди. “Каян беләсез?” – ди кыз бала. “Мин үзем кайчандыр шунда эшләгән идем”, – ди бу. “Элек анда Рейган дигән директор эшләгән, –ди сатучы. – Вәйт ул эшләп тә күрсәткән, – диләр”...

Әйе, эшләп күрсәтте ул чорда арчалар. Россиянең иң яхшы биш балык хуҗалыгы исемлегенә керә алар. Ринат Шиһабиевны Мәскәүдә министр кабинетына чиратсыз кертәләр. Арчада булдыклы кешеләргә кадер бетә башлагач министр Ростовка иң эре балык хуҗалыгына директор итеп чакыра. Әмма Арчаны ташлап китми, үз эшен нольдән башлап, бүген районның иң уңышлы эшмәкәре ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International