Узган шимбәдә Арчада күп еллардан бирле килгән традицияне дәвам итеп “Автоледи-2021” бәйгесе үткәрделәр.

2021 елның 23 июле, җомга

Бу бәйгене мин башланган елларыннан бирле күзәтеп киләм. Катнашучыларга бирелгән күнегүләр генә түгел, таләпләр дә үзгәрә.

Машина белән идарә итүче хатын-кызлар саны арткан саен, үзләрен сынап карарга теләгән гүзәл затларыбыз да күбәйгәннән күбәя бара. Хәтта узган ел Арчада җиңү яулаган бер автоледи республика ярышында да катнашып, югары урынны яулап кайтты.

Быелгы хатын-кыз транспорт белән идарә итүчеләр арасындагы осталыкка бәйге ЮХИДИ хезмәте оешуга 85 ел тулуга багышланды. Ул Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Арча районы буенча “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе (җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова) белән берлектә оештырылды.

– Максаты – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга транспорт белән идарә итүче хатын-кызларны да тарту, – диде Энҗе Мөхәммәтҗанова. – Ярышта катнашучылар ике этапта үз белемнәрен күрсәттеләр. Бәйгедә быел тугыз автоледи катнашты. Арчадан тыш Айван, Яңасала, Якты Көн авылларыннан да килгәннәр иде.

Беренче булып кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр, нәкъ имтихан вакытындагы кебек, компьютерда. Аннан автодромда фигуралы йөрү буенча ярыш булды.

Бәйге булгач, алдан әзерләнебрәк барасың бит. Аннан машина йөртү стажы да бар. Шуңа компьютерда сорауларга җавап бирү авыр булмады. Бөтенесе дөрес тә булып чыкты. Дөрес, тизлектә генә бераз калыштым, беренче урынны алган автоледидан 10 секундка соңрак тәмамладым, – диде икенче урынны яулаган Айгөл Исламова.

Айгөл Арча эчке эшләр бүлегендә эшли иде, шуннан декрет ялына киткән. Хәзер ике бала үстерә. Кыю, булган, тырыш яшь ханым. Нинди генә эшкә алынмасын, янында ярдәмгә килергә әзер торган ире Рәшите бар. Бу юлы да җанатар буларак кызы белән улын алып автодромга төшкән иде ул. Шулар ярдәме белән анда да Айгөл сынатмады. Нәтиҗәдә, пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

– Минем беренче ел гына катнашуым түгел инде, – диде Айгөл. – Өченче ел өченче урынны яуладым. Узган ел улым туды. Нәкъ ярыш вакытына туры килде. Катнаша алмадым. Быел менә бер адым алга сикердем.  

Тагын бер адым һәм...

“Автоледи-2021” бәйгесендә беренче урынны Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова алды, икенче урында Айгөл Исламова, өченче – Аделя Мөхәммәтҗанова. Наталия Шакирҗанова – дүртенче, Лилия Вәлиева бишенче булдылар.

Алда әйтелгәнчә, Гөлнара Фәйзрахманова узган ел да районда беренче урынны алып, Казанга республика ярышына барган иде. Анда да сынатмады, “СТЭП” ширкәтендә хисапчы булып эшли. Гаиләсе, 10, 6 яшьлек балалары бар.

– Мин 19 ел инде руль артында. 18 яшь тулуга утырган идем. Башта авыррак булды, әмма теләгем көчле иде, – диде Гөлнара. – Бу ярышларда кайчан катнаша башлаганымны хәтерләмим дә. Өченче, икенче урынны да алганым булды. Өч ел рәттән инде беренчелекне биргән юк. Узган ел зона этабында өченче булдым. 1-3 урыннарны алганнарны республика ярышына җибәрделәр. Анда сигезенче урынны яуладым.

Бөтен республикадан автоледилар катнашканны исәпкә алганда, бу үзе зур җиңү инде. Аңа быел да уңышлар телибез.

Кыю хатын-кызларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Иң мөһиме – сәламәтлек, юлларда исән-имин йөрүләрен телибез.

22 июльгә район буенча игеннәрнең 13 проценты җыйнап алынды. “Курса МТСы” ширкәтендә – 56, “Казанка”да – 40, “Яңарыш” ширкәтендә 20 процент.

 

Полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар исерекләр аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү буенча эшне тагын да көчәйтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International