Теләкләребез бер булса...

2021 елның 23 июле, җомга

Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер, дип әйтергә ярата иде безнең авылның Ризван абый.

Әле бер-ике көн генә элек үзебезнең бәрәңге җиренә барып килгән идем. Шау чәчәктә утыра бәрәңгеләр, карап торырга да күңелле. Бер-ике әйбәт яңгыр эләккән иде шул аларга. Эссе һавада дым тиз оча, эх, мин әйтәм, тагын бер яхшы яңгыр булсачы!

Бәрәңге темасын дәвам итеп, бер хикмәтне дә әйтеп үтим инде. Быелгы кебек эссе җәйдә колорадо коңгызлары котырыр инде, дип көткән идем. Алдан ук агуын да алып куйдым. Тик юк алар! Башка елларны бәрәңге тишелгәндә үк ябышып чыгалар иде. Кемнәрдер бездә күп, син агулап утырткансыңдыр, диләр. Юк, яз көне агуга якын да килгән юк, бүлбеләрне агулап утыртуны күңел кабул итми.

Ә менә бакчада камкаларны күп очраттым. Бер тәҗрибәле белгеч әгәр бу бөҗәкләр күп икән, агу сибүнең кирәге юк, корткычларның күкәйләрен ашап бетереп бара алар, дигән иде. Бәлки шулар хикмәтедер?

Корткычлар димәктән, йорт янындагы бакчада бер көтү чыпчыклар чыр-чу килә. Алмагачның яфракларындагы   гөбләләрне (тля) чүплиләр. Җиргә коелганнарын да эзләп табалар.

Бүген иртәдән күңелләр күтәренке, чөнки көтеп алган яңгыр ява! Нинди яңгыр әле! Җиле, давылы юк. Томалап ява, димәк, күп урында явачак. Андый вакытларда Ашытбашка Рәис Шәкүровка шалтыратам. “Бездә дә сәгать  биштән яңгыр ява, – ди ул шат тавыш белән. – Беләсеңме, ни өчен ява? Бу яңгыр “көн тәртибендә” юк иде әле. Бөтен кеше корбан чалды, Аллаһы Тәгаләдән хәвеф-хәтәрләрсез генә яңгыр яудыруын теләде. Менә теләкләребез барып иреште! Һәрвакыт бердәм, бер теләктә булырга кирәк!”

Шушы көннәрдә генә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән “Яңарыш” ширкәтендә булган идек. “Сыер торакларына җилләткечләр куйдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Тышта эссе, эчтә  бөркү бит”.

Якты Көндә кошчылык фабрикасындагы бройлерларны да җилләткечләр белән суытабыз, дигән иде эшмәкәр Радик Бариев та.

2010 елдагы кебек басулар буш булмаса да, корылык шактый зыян салды. Мин үзем Курса якларында яңгырлар хәйран яуды, дип йөри идем. “Кайбер басуларда 45 көн буе бер тамчы яңгыр төшмәде, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Сабан культуралары аеруча зыян күргән. Мондый басулар башка хуҗалыкларда да бар.

Быел урак өсте дә гадәттәгедән ике атнага иртәрәк башланды. “Казанка”, “Заря” ширкәтләре арыш суктыруны төгәлләде. “Казанка” ширкәтендә суктырылган басуларның саламын җыйнап эшкәртергә керештеләр. Көзге чәчү өчен пар җирләре әзер, аларны җәй дәвамында берничә тапкыр эшкәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International