«Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлавы» проекты дәвам итәчәк.

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы  Арча Укучылар сарае белән берлектә «Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлавы»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады. Проектны тормышка ашыру 2021 елның 1 мартыннан, Президент грантлары Фонды җиңүчесе дип игълан ителгәннән соң башланды. Проектның төп максаты-спорт велотуризмы белән системалы рәвештә шөгыльләнүче район балалары һәм яшьләре санын 100 кешегә җиткерү һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә велотуризмны үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру. Грант акчасына 11 велосипед һәм 13 саклагыч эпикировка комплекты сатып алынды. Проект Арча муниципаль районы администрациясе тарафыннан хупланды һәм стадион территориясендә шөгыльләнү һәм күнегүләр өчен велоспорт мәйданчыгы булдырылды. Проект кысаларында 15 мастер-класс, дәресләр үткәрелде, анда Арча районы территориясендә яшәүче 7-18 яшьлек 285 бала һәм яшьусмер  катнашты. 2021 елның 1 мартыннан 31 июленә кадәр велосипедта фигуралы йөртү буенча ярышлар уткэрелде. 58 бала 7 велопоходта катнашты.  Әлеге походлар проект командасы тарафыннан Арча төбәгенең тарихи урыннарында оештырылды. «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе, Яшьләр эшләре , Арча муниципаль  районы Яшьләр эшлэре, спорт һәм туризм бүлеге, Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә өч ярыш үткәрелде.  Әлеге проект ярдәмендә Арча районында велотуризм белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылды, районның 100 дән артык баласы әлеге спорт төре белән Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче түгәрәкләрдә  шөгыльләнүне дәвам итә алачак. Планлаштырылган чаралар тәмамлануга карамастан, проект командасы «Спорт велотуризмы-яшьләрне сайлавы " проектын тормышка ашыруны дәвам итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International