26-27 июль көннәрендә Казанда IV «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры узды. Программа кысаларында йөздән артык катнашучы арасыннан сайлап алынган 7 финалист кыз Шәриф Камалның мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музеена сәяхәт кылды, май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерү бәйгесендә көч сынашты. Бәйгедә Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Абдрашитова Алия һәм Арчаның 5 нче гимназиясеннән Сираҗиева Илзирә катнашты.
Кызларның тырышлыгын, акылын, фикерләвен, төрле бәйгеләрдә үз-үзен күрсәтүләрен “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Идел” журналының татар редакциясе баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Сөембикә” журналының бүлек редакторы Алсу Шакирова, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Шаян-Тв” телеканалының алып баручысы Мәликә Мотыгуллина, “Ак калфак” бәйгесенең узган елны Гран-при иясе Айзилә Абдрахманова бәяләделәр.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашучы кызлар белән җылы әңгәмә корды һәм аларга татар хатын — кызларына хас булган киенү, ризык пешерү, үз-үзеңне тоту серләре хакында сөйләде.
Кызлар үз куллары белән пешергән камыр ашлары белән әниләрен, укытучыларын һәм жюри әгъзаларын сыйлады. Әлеге бәйге катнашучыларга үзләрен чын яшь хуҗабикә итеп хис итәргә, татар халык ашларын пешерүдә үз көчләрен сынап карага мөмкинлек бирде.
27 нче июль көнне, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән бәйгегә йомгак ясалды. Катнашучы кызларның иң көтеп алган мизгелләре килеп җитте. 2021нче елгы “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә Абдрашитова Алия дәрәҗәле 2 нче урын, ә Сираҗиева Илзирә Гран-при иясе итеп билгеләнде. Җиңүче кызларыбызга алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез!