Заман таләбе

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Заман таләбе
Техник иҗат төшенчәсе, гади генә әйткәндә, техника белән бәйле иҗат ул. Техникадан башка тормышны хәзер күз алдына да китереп булмый. Бу җиңел һәм йөк машиналары гына түгел, бу көнкүреш техникасы да, теле-, видео-, радио җиһазлар да, бу компьютер, роботлар да...—алар күп төрле.
Заман белән киләчәккә карап атлыйсың икән инде, балалар һәм яшьләр арасында техник иҗатны үстермичә һич мөмкин түгел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны таләп итә.
Районда балалар һәм яшьләр арасында техник иҗатны үстерү буенча быел зур эшләр башкарылачак. Күптән түгел район мәгариф идарәсенең мәгълүмат–методик үзәге белгече Миләүшә Гарифуллина республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән Төмән шәһәренә барып кайтты. Техник иҗат буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Шул уңайдан Миләүшә Гарифуллина белән сөйләштек.
— Миләүшә Мансуровна, тәҗрибә тупларга ни өчен нәкъ менә Төмәнгә бардыгыз?
— Төмәннең Россия күләмендәге җиңүләре, призлы урыннары күп. Без анда ике өстәмә белем бирү учреждениесендә булдык. Техник иҗат үзәгендә һәм Пионерлар сараенда. 40 еллык базалары, хәтта элеккеге станоклар да яхшы сакланган. 40 ел элек түгәрәкләргә йөргән балалар бүген үзләре яшьләрне техник иҗат серләренә төшендерә. Авто-, судо-, авиамодельләштерү, картинг машиналары, робот техникасы түгәрәкләре, фото-, телестудияләр һәм башка күп төрле секцияләр эшли. Матди база бик бай, балалар һәм яшьләргә техник иҗат белән шөгыльләнү өчен әйбәт шартлар тудырылган. Кыскасы, өйрәнерлек әйберләр күп.
— Районда техник иҗатны үстерү юнәлешендә нәрсәләр эшләнә?
— Арча Укучылар сарае балалар һәм яшьләр арасында техник иҗатны үстерү базасы итеп билгеләнде. Безнең бәхеткә дип әйтимме, техниканы яхшы белгән, техник иҗат белән “җенләнгән” белгечебез дә бар. Ул — өстәмә белем бирү педагогы Руслан Сөнгатуллин. План-проектны да бергәләп төзедек. Укучылар сараенда 7 төрле түгәрәк эшләячәк: авто-, судо-, авиамодельләштерү, картинг машиналары, робот техникасы, агач сәнгате түгәрәкләре, телестудия.
— Техник иҗат түгәрәкләрен оештыру, әлбәттә, зур чыгымнар сорый.
— Кирәкле станоклар, җиһазлар, машиналарны булдыру буенча район башкарма комитеты республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү төзеде. Яңа уку елында барлык түгәрәкләр дә эшләячәк. Аларда 15 төркемдә 221 бала шөгыльләнәчәк.
— Районда мәктәпләр генә түгел, һөнәри уку йортлары да бар. Аларда укучы яшьләр дә техник иҗат түгәрәкләренә йөриячәкме?
— Теләге булганнар килә ала.
—Төмәндә техник иҗат түгәрәкләре түләүлеме, әллә бушлаймы? Бездә ничек булачак?
— Төмәндә түләүле. Бер айга уртача 600–1300 сум. Дөрес, ташламалары бар. Бездә бушлай.
— Балалар белән кемнәр эшләячәк?
— Балалар белән белемле, аларны кызыксындыра алырлык педагоглар эшләячәк. Руслан Сөнгатуллин автомодельләштерү һәм картинг машиналары түгәрәкләрен алып барачак. Укучылар сараенда бер төркемне туплап эшли дә башлады инде ул. Яңа Кенәр иҗат йортыннан алып кайткан картинг машиналары белән Казанбашның аэродромында шәфкатьлелек автофестивале оештырырга да өлгерде. Анда Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Асаф Баһавиев җиңде. Авиа-, судомодельләштерү түгәрәкләрен Илшат Хәбибуллин, робот техникасын физика укытучысы Рафил Гыйльмиҗанов, телестудияне Зөлфирә Зарипова, агач сәнгате түгәрәген Нияз Миннемуллин җитәкләячәк.
— Уңышлар сезгә!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International