Түбән Мәтәскәдән Илзирә Сираҗиева Казанда узган “Ак калфак” IVнче Бөтенроссия бәйгесендә Гран-прига ия булды.
“Әлеге ярышны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Моңа кадәр ул өлкәнрәк яшьтәге кызлар арасында үткәрелсә, быел, хәтерем ялгышмаса, беренче тапкыр укучы кызлар катнашты. Район мәгариф идарәсеннән бер кызны сайлап алып бәйгегә җибәрергә тәкъдим иткәч, мин ике дә уйламыйча Илзирәгә тукталдым”, – диде Арчаның бишенче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Илзирә Сираҗиеваны бу бәйгегә әзерләп алып баручы Әлфия Рәфыйкова.
Илзирә белән читтән торып күптән таныш, ул сәхнәләрдә җырлап йөргән, сәхнәгә милли киемнәрдән чыгып, татар халык җырларын тамашачыга җиткергән кыз. Ә менә бу җиңүеннән соң аның белән кара-каршы утырып беренче тапкыр аралаштык. Беренче булып рус сыйныфында укып та, 17 яшьлек кызның татар телендә шундый чиста, йомшак, дөрес һәм матур итеп сөйләшүенә игътибар иттем.
– Мин биш яшьтән җырлый башладым. Әтием Илһам матур җырлый. Әнием дә җырларга ярата. Мөгаен, бездәге (сеңлем Илсөяр дә җырлый) җырга сәләт шулардан күчкәндер. Балалар бакчасында вакытта сәхнәдә үземне сынап карадым, – диде Илзирә. – Сәнгать мәктәбендә вокалга өйрәндем. Быел аны тәмамладым. Укытучым Чулпан Харисовага рәхмәтлемен. Беренче уңышым 6 яшьтә килде, “Созвездие-Йолдызлык” телевизион республика фестиваленең зона бәйгесендә икенче урынны алдым. Аннан соң бик күп Бөтенроссия, төбәкара, халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладым. Җыр өлкәсендә иң зур җиңүем быел килде – “Созвездие-Йолдызлык” суперфиналына чыгып, өченче дәрәҗә лауреат булдым.
– Без мәктәптә татар теленә мәхәббәт белән караган милли җанлы балалар тәрбияләргә тырышабыз. Илзирә шундый укучыларның берсе. Ул татар әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулады, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясап урыннар алды. Ул – гимназиябез горурлыгы, – диде укытучысы. – “Ак калфак” Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим итүемнең сәбәбе – анда катнашу өчен кечкенәдән милли тәрбия алган кызлар кирәк. Илзирә нәкъ менә шундыйлардан. Аның гаиләсендә гореф-гадәтләр элек-электән сакланып килә һәм бүген дә әти-әнисе аларга зур игътибар бирә, балаларында телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли, татар кызларына хас сыйфатлар бирергә тырыша.
Илзирә Әлфия Рафыйкова белән бергәләп бәйгегә әзерлек эшләрен башлап җибәрә. Һәрвакыттагыча әнисе дә ярдәмгә килә.
– Башта татар теле һәм әдәбияты буенча “Телне каләм саклый” дигән эссе яздык. Бик озак көттереп кенә 1 июльдә өченче турга чакырып хәбәр килде. Эшләр кушканнар һәм әзерләнергә ике атна вакыт биргәннәр иде. Укытучым ярдәме һәм бик күп эзләнүләр белән аларны җиңеп чыктык. Безне Шәриф Камал музеенда каршы алдылар. Гаиләдә гореф-гадәтләр, йолаларны сак-лау буенча өч минутлык видео әзерләгән идек. Аны тәкъдир иттем. Бик яраттылар. Түбән Пошалымдагы дәү әниемнең бертуган сеңлесе Балтачта “Ак калфак” җәмгыятен җитәкләүче Зөлфирә Камалова 1875 елда Маһикамал әби чиккән һәм нәселдән нәселгә күчеп килеп бүгенге көнгә кадәр сакланган калфакны, шулай ук борынгы көмеш алкаларны биргән иде. Аннан өйдәге карт әбидән сакланып калган гарәп язулы китапларны (аларга 100 елдан артык бардыр инде) алдым. Бар да жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятты, – диде Илзирә Сираҗиева.
Бәйге ресторанда дәвам итә. Анда кыз “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова күрсәткән ысуллар белән май канаты бәйли, вак бәлеш пешерә. Кадрия ханым кызлар белән җылы әңгәмә кора һәм аларга татар хатын-кызларына хас булган киенү, ризык пешерү, үз-үзеңне тоту серләре хакында сөйли. Жюри әгъзалары конкурсантларның өстәл янында үз-үзләрен тотышлары, чис-талыклары, пөхтәлекләре, бер-берсе белән аралашуларына кадәр игътибар итә.
100 кеше арасыннан өченче турга 20 кыз гына үтә. Финал ярышына алар арасыннан да иң яхшы дип табылган җиде кызны сайлап алалар. Бар да көчле һәм җиңәргә дип килгән. Һәм безнең Илзирә Гран-прига ия була. Бүләккә дипломнан тыш, алтын җепләр белән чигелгән калфак, муенса тапшырыла.