2021 елның 1 июлендә, 281 номерлы Федераль закон белән, РФ Җинаять кодексының 22нче маддәсенә ату коралы һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны катылата торган җитди үзгәрешләр кертелде.
Яңа закон буенча, ату коралын законсыз алган, биргән, саклаган, ташыган, йөрткән, шулай ук ату коралын, аның төп өлешләрен һәм сугыш кирәк-яракларын җибәргән өчен иректән мәхрүм итү срогы 80 мең сум яки гаепле кешенең 3 айга кадәрге керемнәре кадәр штраф белән яки аларсыз 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды (1нче өлеш).
Хәзер коралны, аның төп өлешләрен һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз саткан өчен җаваплылык.
Үзләренең хезмәт хәленнән һәм мәгълүмат-телекоммуникацияләр, шул исәптән “Интернет” челтәреннән файдаланып җинаять ясаган кешеләргә карата җинаять җаваплылыгы билгеләнде. Алар өчен 6 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы күздә тотыла (3нче өлеш).
Корал һәм сугыш кирәк-яракларын сату, алдан килешенеп кешеләр төркеме белән, үзенең хезмәт хәленнән һәм мәгълүмат-телекоммуникацияләр, шул исәптән, “Интернет” челтәреннән файдаланып башкарылса, җәза срогы 8 елдан иректән мәхрүм итүдән 12 елга кадәр арттырылды (5нче өлеш).
Шундый җинаятьләрне оешкан төркем составында ясаган кешеләр өчен җәза срогы шактый артты – 8 елдан 12 елга кадәр (4нче өлеш) һәм 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү (6нчы өлеш).
Моннан тыш, Җинаять кодексында шома көпшәле озын көпшәле гражданлык ату коралын һәм чикләнгән зарарлау ату коралын, аның төп өлешләрен һәм аларга патроннарны, шулай ук газ коралын (механик сиптергечләрдән, аэрозольле һәм яшь агыза торган яки ярсыта торган матдәләр белән корылган башка җайланмалардан тыш) һәм көпшә энергиясе 7,5 Дждан арткан пневматик корал яисә ыргыта торган коралны законсыз саткан өчен җаваплылык калдырылды (7нче өлеш).
Әлеге очракта мәҗбүри (480 сәгатькә кадәр) һәм төзәтү эшләре (1 елдан 2 елга кадәр), 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү, 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр, 80 мең сумга кадәр штраф яки гаепле кешенең 6 айга кадәрге керемнәре рәвешендә яисә аларсыз 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе