28 июль көнне Арчада кеше үлеме белән тәмамланган коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.
Казан ягыннан килгән “Калина” автомобиле каршы як полосага чыга, “КамАЗ” машинасына килеп бәрелә һәм юл кырыена чыгып оча. Нәтиҗәдә, бер пассажир (хатын-кыз) һәлак була, дүрт кешене төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.
Без һәлакәт булган урынга бардык. Машинадан тимер өеме генә калганны күреп өнсез булдык. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗиннан һәлакәтнең сәбәбе турында сораштык. “Әлегә нидән килеп чыгуы турында җавап бирә алмыйбыз. Җиңел машина йөртүче йок-лап киткән, дигән версия дә бар. Әмма ул төгәл түгел. Сәбәбе тикшерүләрдән соң билгеле була”, – диде ул.
Икенче көнне һәлак булган хатын-кызның тумышы белән Түбән Атыдан икәнлеге, фатир алып кызы белән Арчада яшәгәнлеге билгеле булды. 52 яшьлек, ялгызы сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле бала үстергән. Кызын аякка бастыру өчен ул бөтен көчен куйган. Бу юлы да 16 яшьлек кызы белән Казаннан хастаханәдән кайтып килеше булган. Тик... Арчага кайтып җитәргә санаулы километрлар гына калгач... Эх, күрәчәк...
Бу юл һәлакәтендә ана шунда ук һәлак була, ә кызы авыр тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Аннан аны Казанга балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
– Бер якын туганы да юк. Алып кайту, күмү мәшәкатьләрен күршеләре, Түбән Аты авылы халкы үз өстенә алды. Кызы тернәкләнә генә күрсен иде инде. Әлегә аның ни хәлдә икәнен белә алмыйбыз, – диде Түбән Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова.
Соңрак бу һәлакәттә авыр тән җәрәхәте алган тагын бер кешенең вафат булуы турында ишеттек.
Мәрхүмнәрнең туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, зур сабырлыклар телибез. Ә бүген хастаханәдә булганнары тизрәк сәламәтләнеп чыксын!