Кыр батырларына – бүләкләр

2021 елның 6 августы, җомга

Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина хезмәт алдынгыларына бүләкләр алып кырларга чыга.

Бу юлы ул “Северный” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Низамовка, “Тукай” ширкәтеннән Рәдиф Сәфәровка, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗевка, “Ташкичү”дән Наил Сафинга, “Ашытбаш”тан Мәгъсүм Шәфигуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Агроснаб” ширкәте район хуҗалыкларын запас частьлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Кыр эшләре чорында ял көннәрсез эшлиләр.

Ширкәт җитәкчесе Рифат Зиннәтов кырларда эш барышы белән кызыксынып тора. Шушы көннәрдә ул “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Шамил Гыйбадуллинга, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Ядкәр Идиятовка, “Северный” ширкәтеннән Кадыйр Шәкүровка, “Ашытбаш”тан Георгий Ивановка, “Ватан” ширкәтеннән Фәрит Лотфуллинга, Ришат Гафуровка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановны комбайнчылар янында күргәч аптырап калучылар да булгандыр. “Икмәк – барыбыз өчен дә кирәк!” – ди ул. Комбайнчыларның күбесе хәрби хезмәттә булып кайткан яисә хезмәт итәргә җыенучы кешеләр бит.

– Мин әле күптән түгел генә армиядән кайттым, – ди “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайнчысы Рәнис Газизов. – Кайтуга комбайнга утырдым, хәрби хезмәткә  киткәнче дә шунда эшләгән идем.

Хәрби комиссар аңа Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатын тапшырды.

“Ватан” ширкәтеннән Айнур Әсхәдуллин, “Кишет” ширкәтеннән Рәфкать Шәрипов, “Северный” ширкәтеннән Мидхәт Мифтахов шундый ук бүләкләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International